Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Кара күлебезне чүпкә батырабыз, без бит хайван түгел!!!

Фотода безнең табигатьне яратучы подписчиклар җыеп алган чүпләр, бу хәл көн саен шушылай кабатлана

Читтәгеләр белән сөйләшкәндә, и мактанабыз инде: безнең Кара күлебез бар, аның табигате, матурлыгы, суы чиста, җәннәт почмагы диярсең, дип.

Җәй җиттеме, Каракүл яннары олылар, балалар тавышына күмелә, аның үтә күренмәле суында коенып сихәт алалар, җәйнең, тирә-якның рәхәтлегенә сокланалар. Әмма шуның белән бергә, Каракүлнең табигатен пычыратып, ямьсезлибез, хәтта кирәкми, дип киемнәребезгә кадәр ташлап калдырабыз. 

Дөрес, монда иң беренче чүп җыю урналары кирәк. Әмма, алып килгән чүпне пакетыңа салып, алып та китәргә була бит. Аңсыз, фикерсез, сукыр кеше генә үзеннән соң тирә-якны пычратып калдыра, без бит хайван түгелдер?!

Фотода безнең табигатьне яратучы подписчиклар җыеп алган чүпләр. Бу хәл көн саен шушылай кабатлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев