Карбызны дөрес сайларга өйрәник
Бер танышларыбызга кунакка баргач өстәлләрендә карбыз күреп аптырап калдым, бу вакытта карбыз ашарлык булдымы икәнни дип. Ләкин карбыз тәмле иде.
- артык зур карбызга кызыкмагыз, ул ясалма рәвештә үстерелгән булырга мөмкин. Шулай ук кечкенәләре дә баллы булмый. Шуңа да иң яхшысы 5-7 килограммлыны алу;
- койрыгы, һичшиксез, булырга тиеш. Кипкән, сарырак койрык аның өлгергән булуын күрсәтә. Яшел икән, димәк аны өлгергәнче өзгәннәр;
- суккалап караганда яңгыравык тавыш чыгаруы - карбызның өлгергәнлек билгесе. Төбе һәм өске ягыннан басып караганда чытырдавы да җитлеккән булуын күрсәтә;
- кайбер сатучылар кисеп карарга тәкъдим итә. Болай эшләгәндә сатучының пычагындагы пычрак, бактерия һәм тузан карбыз эченә үтеп керә;
- тышкы ягыннан караганда, карбызның нитратлымы, юкмы икәнен билгеләп булмый. Аны кискәч эчке ягында ак яки сары сызыклар булса, димәк ул нитратлар һәм пестицидлар (бер килограмм чи массада нитратлар 60 мкг.нан артык булмаска тиеш) ярдәмендә үстерелгән.
Сак булыгыз, әле җәйнең башы гына, димәк ясалма өлгергән карбызлар да аз түгелдер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев