Кариледә ут уйный
Кариле авылында яшәүчеләр кичке якта электр утының начар януыннан зарлана.
- Кич җиткән саен бер үк хәл. Утның начарлыгын әйтеп аңлатып булмый. Балаларга дәрес әзерләтәсе бар, эштән кайткач кер юдырту, ашау әзерләү - һәрберсе ут белән бәйләнгән. Кемдер сварка белән эшләгән аркасында без зыян күрәбез. Шушы хәлгә ачыклык кертергә ярдәм итегез, зинһар, - дип элемтәгә чыкты үзен өч бала анасы дип таныштырган ханым.
Без исә иң элек авыл җирлеге башлыгы белән элемтәгә чыгып, ачыклык кертәсе иттек. Әмма аны эш урынында тота алмадык.
- Ут өчен авыл җирлеге җавап бирми. Подстанциягә мөрәҗәгать итегез, - диде ягымлы тавышлы бер ханым.
Район электр элемтәсенең баш инженеры Айдар Сабирҗанов: "Без төгәл адрес булганда барып тикшерәбез, төгәлсезлекләрне тиз арда төзәтәбез. Ә менә сварка белән эшләп күрше-күләмгә зыян китерүчеләрне ачыклау безнең вазифага керми", дип аңлатты.
Димәк, зыян китергән кешене ачыклау өчен бер юл гына кала, хокук саклау органнарына яисә район прокуратурасына гариза язу. Шәт, алар гаеплене табарга ярдәм итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев