Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Картлар йортындагы ветераннар да игътибарсыз калмады (фото)

Өлкәннәр көне декадасында газиз җирләреннән читтә яшәүче - йорт-интернатларда картлыкларын каршы алучы калган райондашларыбызга да туган як сәламнәре барып иреште.

4 октябрьдә районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин Арча районында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче чыгышы белән Каенсар авылыннан булган ветеран Рәхимулла Гайсинга һәм авыру сәбәпле биредә тәрбияләнүче Норма авылыннан Мөслимә Гайнуллинага бәйрәм котлаулары җиткереп, күчтәнәчләр биреп кайтса, икенче көнне ягъни бүген - 5 октябрь көнне Алсу Гатиятуллина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов үзләренең изге маршрутын Саба районының Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында дәвам итте. Монда Бөрбаш авыл җирлегеннән Сәрия Зарипова белән Ринат Искахов һәм Карык Сермадан Иван Малинин гомер итә. Аларга якташларының сәламе, күчтәнәч бүләкләре кабул иткәндә алар район җитәкчеленә ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр. Безне онытмавыгыз, олылавыгыз өчен рәхмәт, Сезгә! - диделәр алар. Бер генә көн булса да, алар да үзләрен ялгыз итеп тоймагандыр, диясе килә.
Хәзерге вакытта Саба районындагы картлар йортында төзекләндерү эшләре бара иде. Матур, чиста, пөхтә җирдә, кадер-хөрмәттә, хезмәткәрләрнең игътибарын тоеп яшәүләренә сөнеп кайтсак та, картлар йортларында ничаклы язмышлар ятуына, шунда берәүләрнең газизләре яшәвенә күңел сыкрады. Ялгыз, мескен картлык бер кемгә дә килмәсен иде, дип теләргә генә кала.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250