Төрлесе
Каторжан юлы ташландык килеш калган
Себер трактын каторжан юлы дип тә йөртәләр, чөнки аннан, әби патша заманында, баш күтәрүчеләрне сөргенгә сөргәннәр, шул такыр юллардан мескеннәрне богаулап, ялан аяк куалап алып барганнар ди имеш.
Гадәттә, Себер трактын Иске Салавыч авылы аша уза дип уйлыйлар. Дөреслектә ул авылның өске ягында. Картада да шулай күрсәтелгән булган. Ерак юлларны карта аша үтеп килгән шоферлар туктап, каторжан юлын авыл халкыннан сораштырып та йөргән.
Туксанынчы еллар алдыннан әлеге юлны эшләүгә ныклап тотынганнар, дамба итеп күтәртеп, торбалар, күперчекләр дә ясап куйганнар.
Заманалар авыраеп китү башлаган эшне ярты юлда калдыруга, юл төзүчеләрнең эшләрен ташлап китүгә сәбәпче булган. Үзенә гасырлар авазын сеңдергән юл бүгенге көндә басу җилләренә төренеп, тарихи һәйкәлләрнең берсе булып сузылып ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев