Кавын үстерәсезме?
Һава торышына бөтен нәрсә бәйле. Адәм баласының сәламәтлеге, кәефенә дә һава торышы нык йогынты ясый.
Мин үзем быел дүртенче елын инде кавын утыртам. Беренче елларда тәҗрибә өчен 2-3 төп утыртып карадым. Күңел үсте, быел 6 төп утырттым. Дөрес, безнең якларда кавын эссе елларда гына җитешә. Узган ел гел яңгыр булгач, сабакка котырды да, куптарып кына аттым. Быел инде беренче кавынны авыз иттек, тәмле. Әнә, тагын тәгәрәшеп яталар түтәлдә. Сортының исемен дә белмим, үстерүнең агротехникасын да кулланмыйм. Тиресләп җиргә уҗымын утыртам да, су гына сибәм. Ә сезнең бакчада нинди ят яшелчә-җимешләр үсә?
Гөлсинә Животникова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев