Төрлесе

Казан 102 ел элек булган температура рекордын куйды

«Казан» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, кичә һава +8,9 градуска кадәр җылынган, ә «Казан-Сокол» авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча — +9,6 градуска кадәр

18 ноябрьдә, сишәмбе көнне, Казан 102 ел элек булган температура рекордын куйды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.

Аерым алганда, «Казан» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, кичә һава +8,9 градуска кадәр җылынган, ә «Казан-Сокол» авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча — +9,6 градуска кадәр.

Ведомство мәгълүматы буенча, 18 ноябрьдә һава температурасының алдагы абсолют максимумы «Казан» метеостанциясендә 1923 елда теркәлгән һәм +8,8 градус тәшкил иткән.
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев