Казан хакимияте Кабан күле ярындагы агач кисүне шәрехләде
Агачларның бер өлешен кисүне комитетта «мәҗбүри» дип атадылар
Татарстан башкаласының тышкы төзекләндерү комитеты үзенең Телеграм-каналында Түбән Кабан күле буендагы агачларны кисү һәм җир эшләрен шәрехләде.
Комитетта белдерүләренчә, «күлгә бернинди күмү дә янамый», ә яр буендагы өем вакытлыча – ул булачак юллар өчен терәкләр урнаштыру эшләрен башкару өчен билгеләнгән. Шәһәр хакимияте вәкилләре эшләр башкарылганнан соң комны алачаклар дип ышандырды һәм шундый ук методика буенча күлнең икенче ярында эшләр башкарылуын билгеләделәр.
Агачларның бер өлешен кисүне комитетта «мәҗбүри» дип атадылар һәм ТР башкаласында яшәүчеләрнең һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү кирәклегенә сылтадылар.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев