Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Казанда VK Fest мәйданчыгын сәламәтлек үзенчәлекләре булган кунаклар өчен җайлаштыралар

Сәламәтлек үзенчәлекләре булган кунакларга ярдәмне махсус белем алган VK Fest волонтерлары күрсәтәчәк

Казанда 7 июньдә узачак VK Fest фестивале мәйданчыгы сәламәтлек үзенчәлекләре булган кунаклар өчен җайлаштырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Әлеге категория кешеләр өчен кайда кирәк, сәхнә янында подиум һәм пандуслар,  фестивальнең ничек узуын һәм мәйданчыкта кайда ярдәм алырга кирәклеген аңлатучы махсус мәгълүмати материаллар, шулай ук көчле тавышлардан, яктылык һәм башка стимуллардан кайда ял итәргә мөмкин булуын күрсәтүче сенсор куркынычсызлык картасы әзерләячәкләр.

Оештыручылар килүчеләр өчен тавышны баса торган колакчыннар әзерләячәк — музыканың тавышын үз тойгылары буенча контрольдә тоту һәм концертларда уңайлы булу өчен. Сәламәтлек үзенчәлекләре булган кунакларга ярдәмне махсус белем алган VK Fest волонтерлары күрсәтәчәк.

Казанлыларга VK Fest-2026 Санкт-Петербургта 4-5 июльдә һәм Мәскәүдә 18-19 июльдә узачагын искәрттеләр. Билетлар фестивальнең рәсми сайтында сатыла, дип хәбәр итә Вконтакте матбугат хезмәте.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев