Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Көек плотинасында еланнар кызынып ята, Чутайда ишегалдында йөри

- Көек плотинасындагы плитәләрдә кара еланнарның кызынып ятканнарын үзем курдем, - дип яза группага иптәш кызларның берсе. - Шул тирәдә генә сазлык бар, шунда үрчиләр.

Авыл тирәсендә, хәтта авыл эчләрендә андый Бака күлләрен юкка чыгарырга вакыттыр инде. Бәлки анда чыннан да мыжлап торган елан оясыдыр. Көектәге ул сазлыкны болай да куркыныч, шомлы күренә, диләр. Аллам сакласын, берзаманны ул еланнар шуышып өйләргә керер, чагар. Әнә, Чутайда ишегалдына кергән еланннарны алып аткаладык дип әйтүчеләр бар. Шуңа күрә өйасты тишек-тошыкларын томалау, өй, веранда ишекләрен ябып йөрү зыян итмәс.

Быел кара еланны күп диләр. Сак булырга кирәк.

Биектау районында кара елан чагу очраклары булган. Бездә әле ишетелми, әмма белгечләр, елан чаккан 10 кешенең тугызы табибларга мөрәҗәгать итми, чөнки авыл кешесе моның алай ук куркыныч түгеллеген белә, ди. Йорт тирәсендә мәче булса, керпе йөрсә, ул участокка елан якын килми икән.
Гади кара елан тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларына елан керү-кермәвен тикшерергә кирәк. Әгәр елан сезне күреп, ыслый башласа, бу очракта кискен рәвештә хәрәкәт итмичә генә, аның яныннан ераккарак китәргә кирәк.
Ә инде чакса нишләргә?
1. Беренче мизгелдә яра кырыйларын кысып һәм аңа гел төкереп, агуын суырып ташларга тырышыгыз. Ләкин авыз эчендә вак яралар булса, суырып ташлау тыела;
2. Хәрәкәтләнмәскә;
3. Аллергиягә каршы дару эчәргә;
4. Күп итеп сыеклык эчәргә;
5. Тиз арада укол ясатыр өчен ашыгыч ярдәм бүлегенә барырга.
Шул ук вакытта елан чаккан урынга бау бәйләргә яки алкоголь кулланырга ярамый. Хикмәт инде,кара еланны үтерергә дә кушмыйлар. Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, сирәк очрый торган сөйрәлүче. Әнә шулай саклый торгач, саны арткан инде аның. Җитмәсә, бу ел кара еланнар өчен уңышлы ел икән. Күрә торып үрчетик микәнни?! Африкада яшәмибез ләбаса...Ни чыкмаса, бездән чыга инде...
Кара еланның муен яки иңбашына ябышкан очракта адәм баласына үлем дә янарга мөмкин, шуңа күрә, саклык чараларын күрик, райондашлар!
Фото: lifeanimals

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250