Чисталык икеайлыгы башланган гына вакытта эколог Мансур Ибраһимов белән Көекнең ферма территориясе янында булырга туры килде.
Мондагы хәлләрне күреп хәйран гына гаҗәпләнгән идем ул чакта. Анда бүрәнәдән алып тирескә кадәр өелгән иде. Инде комиссия каршына килгәннән соң әлеге кешеләр тирә-якны ялт иттергәндер дигән уйлар белән янәдән бирегә юнәлдем. Тик... бер хуҗалыктан тыш башкалар бернәрсәне дә селкетмәгән. Тирес тә үз урынында «балкып» утыра, ферма территориясенә куелган агачлар да тәртипсез рәвештә аунап ята. Нәрсә соң бу кешенең битарафлыгымы? Кайчан чистарыр соң биредәге бакча башлары?
Нет комментариев