Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Кемнәргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия бирәләр?

Субсидия алу өчен тагын бер шарт – коммуналь түләүләр буенча бурыч булмау

Гаилә кеременең шактый өлеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә китә торган гаиләләргә субсидия бирәчәкләр. Бу турыда Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотневага сылтама белән яза.

«Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияне торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме гаиләнең гомуми кеременнән төбәктә билгеләнгән проценттан арткан гаиләләр алырга мөмкин. Россиянең күпчелек төбәкләрендә түләүләр 6 ай дәвамында гаиләнең гомуми кеременең 22 процентыннан артыграк булса, субсидия түләнә», – ди Разворотнева.

 

Әмма кайбер субъектларда бу чик түбәнрәк. «Мәсәлән, Мәскәүдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү гаилә кеременең 10 процентыннан артса, субсидия өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – диде ул.

Субсидия алу өчен тагын бер шарт – коммуналь түләүләр буенча бурыч булмау. Тулырак мәгълүматны күп функцияле үзәктә, җирле үзидарә органнарында алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев