Кешенең бер генә исеме була
Төрлесе

Кешенең бер генә исеме була

Тормыш иптәшемнең мулла кушкан исеме бер төрле, ә документта ул бөтенләй башка исем белән теркәлгән. Аның исеменә дип берничә тапкыр корбан чалдырдык, мулла документтагы исем белән багышлады. Бу дөресме? Резидә ханым.

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Кешегә урамда, халык арасында кем дип эндәшәләр, аның төп исеме шул була. “Мулла кушкан исем” дигән төшенчә аерым була алмый. Мулла кушкан икән, димәк, документта – паспортта да син шул исем белән теркәлгән булырга тиеш.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев