Киләсе көздән гел очраша башларбыз, насыйп булсын... (Лилия Гарифуллина сәхифәсеннән)
Балалар киткәннән бирле тәмле нәрсә ашаган кебек сөенеп йөрим... Исән- имин генә, матур гына йөри күрсеннәр...
Сөт чиләкләре күтәреп кереп барганда күзем урамга төште. Оһо, Аяз белән Зәлия! Туктаганнар да сөйләшеп торалар...
-Аяз, сәлам!
Аяз тиз генә сәпитенә атланды да борылып килә башлады, аңа Зәлия иярде.
-Сине күптән күргән юк, Аяз, детсадка йөрмисеңдер бит инде?
-Юк, әни генә йөри... Лилия апа, ә помидорлар юкмы?
-Һай, Аяз юк шул әле, кызара башлауга сызгырам мин сиңа, яме...
Эскәмиягә тезелеп утырдык...
-Зәлия, ничек соң хәлләр, лагерыгыз да бетә инде.
-Без иртәгә лагерь белән Сабага барабыз.
-Ә без апайлар белән Казанга баргач төнге икегә кадәр гуляли, әти кайткач тагын барабыз.
-Әтиең кайта мәллә? ( сорыйсы түгел иде дә... ) Тик сабый зур ышаныч белән 10 көннән, диде... Ышандым, ышанам, матур очрашу көтсен, мин нәни дустым өчен шатланырмын гына.
Аязда да минем күңелне авырттырырлык сорау табылды:
-Ә теге малай армиягә тагын бармыймы?
Йөрәк сикерде, акыл җавап бирде:
-Юк инде... (калганын эчтән уйладым да дәвам иттем...) Фәнзил абыеңның кайтканына 9 июльдә бер ел була икән инде.
Сүзгә Зәлия кушылды:
- Фәнзил абый кайткан көнне Гөлзәминә апайның да малае кайтачак.
-Әйе шул, аңарчы әле чәч кисүче Гөлфия апайның улы кайтасы бар, аннары чират ноябрьдә синең абыең Айнурга.
Белмәгәннәре юк боларның... Аннары ишегалдына үттек. Әңгәмәгә һау- һаулап Буран кушылды.
-Танымый башлаган ич бу сезне.
-Бу породистыймы әле?
-Юк, среднекушкетский гына.
-Мәктәпкә баргач детсадны сагынырсыңмы икән инде,, Аяз?
-Мин сагындым... Минем караватта кем йоклый?
-Беркем йокламый
Мине онытты болар, ниндидер Дима турында да сөйләштеләр. Сәйдәш тә бар икән, Кәримәгә нәрсәдер все равно, Ихсан бәбәй карарга киткән...
-Ихсан укырга кермиме соң әле?
-Юууууук әле, кечкенә бит ул, аның кнопочный телефон, ул яшьтә минем телефон булмады...
Вәт... Җиде яшьтә берәү шулай дип сөйли монда, 45 яшьлек әбигә нәрсә дип әйтәсе икән...
-Фәнзил абый кая?
-Верандада йоклый
-Можномы карарга?
Аяк очларына гына басып кереп пәрдәне тиз генә ачып карап чыкты да:
-Ә сез белмисез әле минем бабай ничек йоклый?
-Гырлапмы?
-Әйе( көлә үзе)
-Хиии, йоклаганда мин дә гырлыйм ул, үзең дә гырлыйсыңдыр әле...
-Юк, мин егылып кына төшәм
Аннары мин аларны озатып кердем...
-Юлларда карап кына, әкрен генә йөрегез, яме... Берүк сак булыгыз...
Балалар киткәннән бирле тәмле нәрсә ашаган кебек сөенеп йөрим... Исән- имин генә, матур гына йөри күрсеннәр... Ә кич белән әниләре куенына кереп алар да бүгенге хәлләрне сөйләрләр... Бәлки мине дә искә алырлар... Яратам үзләрен...
Сез дә әңгәмәне гаеп итми генә укыгыз, барысы да безнең тормыштагыча...
Җиһанда җәй икән бит- бүген белдем- Аяз белән Зәлия төште...
Киләсе көздән гел очраша башларбыз, насыйп булсын...
#авылкызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев