Февральдә барлыгы 19 эш көне һәм 9 ял көне булачак
Татарстанда 12 көн дәвам иткән Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланды. Киләсе озын яллар февральдә булачак, дип яза «Татар-информ».
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтеләчәк, ул быел дүшәмбегә туры килә. Димәк, биш көнлек эш атнасы белән эшләүче татарстанлылар өч көн рәттән – 21-23 февраль көннәрендә ял итәчәк.
Шул ук вакытта озын яллар алдыннан соңгы эш көне – 20 февраль – кыска булмаячак, чөнки ул бәйрәм көненнән алда булмый, димәк, эш көне озынлыгын кыскарту өчен нигез юк.
Февральдә Татарстанда барлыгы 19 эш көне һәм 9 ял көне булачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев