Комбайн астында калган ир Казан хастаханәсенә озатылды
Арбор җәмгыяте басуында урып-җыю чорында комбайн астында калган ирне Казан хастаханәсенә җибәргәннәр.
Бәла аяк астында, ди халык. Урып-җыю тәмамланырга санаулы көннәр калганда Арбор басуында 1977 елгы комбайн ярдәмчесе "Нива" комбайныннан егылып төшеп, тәгәрмәч астына эләгә. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча комбайн ир кешене аягыннан башына кадәр арткы тәгәрмәче белән үтә. Зыян күргән ирне район үзәк хастаханәсенә китерәләр. Хәле авыр булу сәбәпле, аны Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев