Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Корт (тура) кайнату

Кемнәрдер корт дип тә йөртә аны, ә бездә тура диләр. Менә шул тураны кайнату рецептын язып китим әле, бик тәмле була, үзе белән генә дә чәй эчә торган.

3 литр сөткә, 3 кибет катыгы (куесы), 3 йомырка 2 стакан шикэр комы кирәк була. Сөткә катык һәм йомыркаларны кушып туглыйбыз да чуен кәчтерүлгә салып, сүрәнрәк утка куябыз. Шикэр комын сыек масса куергач кына салам. Болгаткалап торам. Янмый да, көйми дә искиткеч тәмле була. Авызда эреп китә инде менә! Корты тәмле булгач, гөбәдиясен әйткән дә юк инде.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев