Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Көшкәтбаш егетләре «су йортын» яңарткан

Күркәм гамәлегез өчен рәхмәт, егетләр!

Колонкада су беткән! Элек бу хәбәрне ишетсәң бик авыр була иде. Чөнки, клонка төбе су алу өчен генә түгел, күрше- күлән белән очрашу  урыны, җәйге челләдә куыш уйнаучы балаларның тамагын ялгап җибәрүче,  качу өчен дә, хәл җыю өчен дә шәп урын, ватылып китсә, күрше ирләрен берләштерү дә җир иде ул. 

Хәзер су һәркемнең үз өенә килә, һәркемнең үз колонкасы өйдә. 

Авылда мондый будкалы колонка  берничә генә иде. Күптән инде колонкалар эшләми, ялкау булмаганнар чишмә суын эчә. 

"Бәйрәм ялларына кайткач Көшкәтбаш авылының югары оч егетләре Камилов Салават белән Газыймов Рәзил  элеккеге "су йортына" яңа сулыш өреп, яңартып куйганнар.  Беркемгә комачауламый, элекке еллар истәлеге булып торган әле будка бик күркәм булган. 

Күркәм гамәлегез өчен рәхмәт, егетләр! 
Исән- имин йөрегез, сәламәт булыгыз!», дип яза «Шат-Көшкәтбаш» төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев