Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Көзгедән карый беләсезме?

Өйдәге көзгеләр сөртелгән, һәрвакыт чиста булсын.

Өегезгә күңелегезгә ошап җитмәгән кеше кереп чыкканнан соң сөртегез. Әгәр ул сезнең көзгегә ниндидер начар теләк белән карап чыгыл китә икән, аның чынга ашуы да бар. Көзгенең кире энергияне тупларга сәләтле булуын истән чыгармагыз. Мондый хәлгә юл куймас өчен чит кеше чыгып киткәч, көзгене юеш чүпрәк белән сөртү зыян итмәс.

Әгәр көзгегез ватылса яки чатнаса, никадәр кыйммәт булуына карамастан, тизрәк аңардан котылу чарасын күрегез. Ватылган көзге бәхетсезлек китерергә мөмкин.

Авыру яки йончыган хәлдә көзгегә сирәгрәк карарга тырышыгыз. Чөнки бу халәтнең көзгедән гаиләнең башка әгъзаларына да күчүе мөмкин.

Көзгедә карават чагылышы булмаска тиеш. Чөнки кеше йоклаганда организмның саклау сәләте бөтенләй югала һөм көзге йоклаган кешедәге энергияне тиз арада тартып алачак. Көзгенең караватка «карап торуы» ир белән хатын арасында ызгыш-талаш тудыруга, борчылуга һәм хыянәткә этәргеч бирә. Йокысызлыктан җәфаланучылар бүлмәдәге көзгеләрнең ничек урнашуына игътибар итәргә тиеш.

Көзгеләр өйдәге юылмаган кер, чүп савыты һәм унитазларны чагылдырмаска тиеш.

Беркайчан да үзегезне һәм якын кешеләрегезне көзге каршында тиргәмәгез. Көзгегез кеше сынын, бигрәк тә башны яки аякларны «өзмәскә» тиеш.

Иң мөһиме — чаманы онытмагыз. Аның каршында киерелү, тәүлегенә күп тапкырлар карап тору да килешми. Көзге каршына һәрвакыт матур уй-теләк, яхшы кәеф белән басыгыз. Көзге яныннан киткәндә тагын бер мәртәбә елмаеп, үзегезгә бары тик уңышлар гына теләргә онытмагыз.

Чыганак

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев