Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Күршеләребездә басу янды

Районыбыз кырларында урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Һава торышы гадәттән тыш эссе, дәвамлы коры һава урнашты.

Мондый көннәрдә кырларда эшләүче хезмәткәрләрнең исән-имин эшләүләрен тәэмин итү беренче бурыч. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре дә бар җирдә тиешенчә үтәлергә тиеш. Кичә күршеләребез Киров өлкәсе Малмыж районында бодае сугып алган иген кыры янды. Басулары «Кызыл юл» хуҗалагы белән рәттән урнашкан җирдә 15 гектардан артык җирне ялкын чорнап ала. Күршеләребезгә ярдәмгә безнеӊ районнан да янгын сүндерүче машиналар барган. Басуны сукалап, утка киртә куялар. Янгын чигенде дигәндә, ут тау башындагы коры үләнгә һәм артышлыкка күчә. Бары янгын сүндерүчеләрнеӊ һәм механизаторларныӊ бердәм булып эш итүләре генә зур бәләдән саклап кала. Сак булсак иде!!!
Фото: golos


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250