Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Көшкәтбаштан Илсаф Нуриевның хыялы чынга ашты (фото)

Хыял чынга ашты дип әйтүе генә җиңел... мәктәп имтиханнарынан соң да кабаттан имтиханнар тапшырып (проф. отбор тестлар, физик әзерлек) гомуми баллары буенча исемлектә 2 мең абитуриент арасында120нче булып, ул РВВДКУ (Рязанское высшее воздушно-десантное командное училище имени генерала армии В. Ф. Маргелова) студенты булды.

Әлеге җиңү җиңел бирелмәде... Илсаф ике ел дәвамында районда үткәрелгән парапланчылар түгәрәгенә йөреп, парапланда очып, берничә тапкыр парашюттан сикереп, чын кыю егет икәнлеген исбатлап, үз алдына максат куеп, аңа ирешәчәген белеп китте. Өметләр акланды... Илсаф хәзер студент. Әле присягага кадәр бер ай вакыт бар. Аларга шул вакыт эчендә яңадан да ныклап уйларга кушылган. Әмма ул кире уйламаячак!

- Монда чын "тимер кеше" ясыйлар, чыдый алмыйча елаган егетләр бар, әмма мин бирешергә уйламыйм, - дигән сүзләре белән әнисен елатса да, авылны, туганнарын, дусларын сагынса да, ул инде үзенең кире чигенмәячәген белә.

Шундый егет үстергән әти-әнисенә һәм шундый энекәш тәрбияләгән абыйсына афәрин!!! Илсафның үзенә сабырлык, беләкләренә көч, йөрәгенә дәрт, күңеленә ихтыяр көче, сәламәтлек телибез. Алга таба да синең белән горурланырга язсын.


Чыганак: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250