Сугыш кырындагы ир-егетләребез өчен маскировкалы җәтмә әзерләдек
- Мәдәният йортына өмәгә җыелдык. Сугыш кырындагы ир-егетләребез өчен маскировкалы җәтмә әзерләдек. Кул эшли, ә йөрәкләр сыкрап-сыкрап куя. Күпме әти-әниләр газиз уллары өчен, күпме хатыннар сөекле ирләре өчен, күпме балалар кадерле әтиләре өчен борчыла, өзелеп сагынып исән-сау әйләнеп кайтуларын көтә. Тиз көннәрдә бу сугышлар тәмамланып, ир егетләребез исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар иде, амин, - дип хәбәр итә Чутайдан Гөлзифа Нәҗипова.
Нет комментариев