Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Кунак булган йортта бәрәкәт бар

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Адәмнең кунагы өчен сарыф ителгән бер дирһәме Аллаһ Тәгалә юлында сарыф ителгән мең динардан да хәерлерәк булыр. Аллаһ Тәгалә кыямәт көнендә аны мең хөрмәт белән хөрмәтләр, уттан азат итәр, җәннәткә кертер», — ди.

Без барлык эшебезне Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләргә тиеш. Кунак чакыру, кунак кабул итү дә искәрмә түгел.

Тагын бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Мөэмин йортына кунак керсә, аның үзе белән мең бәрәкәт, мең рәхмәт килер. Аллаһ Тәгалә кунак ашаган һәр кисәк өчен йорт хуҗасына бер хаҗ, бер гомрә кылу савабын яздырыр», — ди.

Шуңа күрә кунак каршылау, кунак итү — бик зур саваплы гамәл", дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев