Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Куылган ана (ахыры)

Тормыш бер урында тукталып тормый, авырлыклары, шатлыклары белән дәвам итә

(Ахыры. Башы: https://baltaci.ru/news/torlese/kuylgan-ana-xikaia (беренче өлеш)

https://baltaci.ru/news/torlese/kuylgan-ana-xikaia-1761826638 (икенче өлеш)

https://baltaci.ru/news/torlese/kuylgan-ana-xikaia-1762516612 (өченче өлеш)

https://baltaci.ru/news/torlese/kuylgan-ana-xikaia-1763302931 (дүртенче өлеш)

Бәгыреннән өзелеп төшкән баласына һәркөн Аллаһтан сәламәтлек, бәхет сорый. Картлык көнендә үзенә терәк булыр дип уйлый, өмет итә. Ләкин бар да ана уйлаганча гына бармый шул...

Машина олы кызының капкасы турысына туктагач, алар сүзсез генә машинадан төшеп, һәркайсы үз уйларына бирелгән хәлдә өй эченә үттеләр. Ана стенада торган сәгатькә күз сирпеп алды һәм тавышында үзенең кимсетелгәнен чыгармаска тырышып, кызына эндәште: «Өйлә вакыты да үтеп киткән инде, мин тәһарәтемне алып, намаз укып алыйм әле. Бик шаулашмагыз, алайса тавышыгыз тәмам башыма капты. Бар чәйләреңне куеп җибәр, сеңлеңне чәйсез җибәрмә», дип, өйдән чыкканнан бирле сөйләшмәгән кызларын телсез калдырды. Аннан намазлык салынган төенчеген тотты һәм түргә үтте.

Тәһарәтен алып, намазлыгына кереп баскач ана тынычланып китте. Өйлә намазын укып бетергәч, ул Аллаһка ялварып: «И мәрхәмәтле Раббым! Зинһарлар өчен мине түбәннәргә төшермә, аяк асларына салма! Диваналар итеп урамнарга чыгарма! Минем эчемдәге улыма карата булган үпкә-рәнҗүләремне таратсаң иде. Үзем теләмичә дә хасил булган үпкә-рәнҗүләремне улыма, аның хәләл җефете булган киленемә, аларның балаларына һәм онык-ларына, туачак оныкчыкларына төшүдән сакласаң иде. Улым белән киленемне иман юлларына кертеп җибәрсәң иде. Сөекле ирем белән төзегән нигезебезне хәмер сөременнән араласаң иде. Улыма карата туган кара уйларымнан, рәнҗүдән арала мине. Тиеш икән, тиешлесен үзең бир, Раббым! Туганнары белән аралары бозылудан сакла, зинһар!», дип пышылдап, Аллаһка ялварды.

 

Тормыш бер урында тукталып тормый, авырлыклары, шатлыклары белән дәвам итә. Ана да нигезеннән шулай чыгып киткәненә гарьләнеп, өен сагынып һәр көнне елады-елады да, көннәрнең берендә үзен битәрләп: «Нишләп һаман болай елап утырам әле мин?! Тукта, эшең беткәнме әллә синең? Күзең күрмиме, кулың тотмыймы, яисә аягың йөрмиме? Җитте, утырма үзеңне-үзең кызганып! Кызыңа булыш, бәйләвеңне бәйлә! Кара син аны! Әле син чәй куеп торырга булса да ярыйсың бит! Әни алты бала белән урамда бернәрсәсез басып калып та елап утырмады», дип үз-үзенә сөйләнде һәм яратып эшли торган бәйләвенә, чигүенә тотынды. Көченнән килгәнчә кызына булышты. Кул эшләре белән бергә дин китапларын да онытмады. Үзлегеннән гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Коръән аятьләрен укыды. Коръән аятьләре белән ананың күңеленә тынычлык иңде.

 

Ә шушы кыска гына вакыт эчендә кызының йорты – әниле, төп йортка әйләнде. Алай гына да түгел, аның йорты яктылыкка җыелган күбәләкләр кебек һәр көнне хәл белергә дип күчтәнәчләр күтәреп кергән кешедән өзелмәс булды. Ананың балалары һәм оныклары, оныкчыклары, әлеге нур иңгән йорт-ның бусагасыннан эзләрен суытмадылар. Ак яулыклы ананы, күрше-тирә һәм авыл халкы хөрмәтләре белән югары күтәрде. Ана аяк астына төшмәде, Аллаһтан сораганнары кабул булды.

 

Вакыт дәва диләр, ананың да йөрәгендәге ярасы акрынлап йомыла башлады. Берничә ел үткәч, йөрәктәге йомылып бетә язган яраларны тагын да тизрәк дәваларга теләгәндәй, ана янына улы килде. Ананы Коръән ашына чакыра килүе. Читенсенә... Әнисенең күзенә туры карарга читенсенә улы. Ана эченнән генә аның читенсенгәненә сөенде. «Димәк, әле минем улымның намусы бетмәгән! Димәк, аның киләчәге бар», дигән уй ананың күңелен җылытып җибәрде. Күзләреннән якты нур таралды. «Коръән ашы үткәрергә уйлап дөрес эшләгәнсез, килермен».

 

Ана әйткән әлеге кыска җөмлә, әле җимерелеп бетәргә өлгермәгән күперне яңадан төзеп куйды. Озакламый ананы әлеге күпер килене белән дә күрештерде. Сагынышканнар... Тавышлы көнгә кадәр кайнана килен үзара гел начар яшәмәделәр бит. Әрләшеп ямьсезләнешмәделәр. Ләкин көндәлек исерек улы аларның арасына чөй какты... Очрашкач сөйләшер сүзләре күп булды. Сөйләшеп аргач, саубуллашыр алдыннан килененең: «И әни, күпме гомерне әрәмгә уздырдык! Моннан соң алай яшәргә язмасын инде», дигән сүзләре ананың йөрәгенә сары май булып ятты.

 

Сабыр иткән морадына җиткән. Ана да сабырлыгы һәм Аллаһ ярдәме белән кабаттан балалары белән кавышты. Аның Аллаһтан сораганнары кабул булды. Элек тә туган җанлы булган төпчек улы хәмердән ваз кичеп, иман юлына басты. Туганнарын кунакка җыеп, өй тутырып Коръән ашлары үткәрергә гадәтләнде. Нигез хәмер сөременнән арынды. Ана өчен җиһанга нур иңде.

 

Әлфия Габдуллина,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев