Мошенник корбаны булмас өчен 7 кагыйдә
Төрлесе

Мошенник корбаны булмас өчен 7 кагыйдә

— Алданган очракта «02» яки «112» номерларына шалтыратып, полициягә хәбәр итегез

— Телефондагы «Ватсап», «Телеграм» ише мессенджерларны, социаль челтәрләрдәге сәхифәгезне ике катлы пароль (аутентификация) ярдәмендә саклана торган итеп көйләгез.

— Якын кешегә ярдәм кирәк дип шалтыратсалар, башта аның үзе белән сөйләшегез.

— Таныш булмаган номердан килгән шалтырату, шикле СМС-хәбәрләргә җавап бирмәгез. Анда күрсәтелгән сылтамалар аша керү дә куркыныч.

— Банк картагыз, исәп-хисап счетларыгыз турындагы мәгълүматны, телефонга килгән парольләрне таныш булмаган кешеләргә хәбәр итмәгез. Таныш булмаган кешеләрнең исәп-хисап счетларына акча күчермәгез.

— Исегездә калдырыгыз: банк хезмәткәре, хокук сакчылары беркайчан да кешегә ниндидер шәхси мәгълүмат, акча сорап шалтыратмаячак.

— Алданган очракта «02» яки «112» номерларына шалтыратып, полициягә хәбәр итегез.

Чыганак

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев