Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Кыланып та күрсәттеләр “крокодил”лар Балтачта (фото)

Районыбыз яшьләре өчен «Хыял» үзәге «Крокодил» дип аталган күңелле уен оештырды.

5 этаптан торган уенда 10 кеше катнашты. Иң башта егет-кызлар разминка ясап алдылар, аннары тематик раундның биремнәрен ерып чыктылар, хис-кичерешләрен күрсәттеләр һәм музыкаль раундка кереп киттеләр. Ахырдан финал өлеше булып, анда җиңүчеләр ачыкланды.

Һәрбер катнашучы алып баручылар күрсәткән сүзне, иптәшләренә ишарәләр аша гына күрсәтергә тиеш иде. Паркта ял итүчеләр әлеге уенны бик үз иттеләр һәм кызыксынып күзәттеләр. Көчле көндәшлек урнашкан ике команда арасыннан «Йолдыз» командасы җиңү яулады, ә «Яшьләр онлайн» икенче калды. Ә ахырдан һәрбер катнашучы «Хыял» үзәгенең тәмле күчтәнәчләре белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250