Май бәйрәмнәрендә татарстанлылар ничә көн ял итәчәк?
Төрлесе

Май бәйрәмнәрендә татарстанлылар ничә көн ял итәчәк?

2026 елда Татарстан халкын май бәйрәмнәрендә озын яллар көтми

Быел алар соңгы биш елдагы иң кыскасы булачак, дип яза «Шәһри Казан».

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме – җомга көненә туры килә. Бу көн рәсми рәвештә ял көне булачак. Аның артыннан шимбә һәм якшәмбе — 2 һәм 3 май көннәре килә. Шулай итеп, татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк.

Җиңү көне – 9 май – быел шимбәгә туры килә. Шуңа күрә өстәмә ял көне икенче эш көненә – 11 майга күчерелә.

Шулай ук бәйрәмнәр алдыннан эш көне кыскартылачак. 30 апрельдә һәм 8 майда эш вакыты бер сәгатькә кыска булачак.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев