Мөдәрис Фәттахов: Бәрәңгенең дошманнары елдан-ел күбәя
Төрлесе

Мөдәрис Фәттахов: Бәрәңгенең дошманнары елдан-ел күбәя

Соңгы вакытларда бәрәңгедә булган авырулар буенча сораулар ешайды, бәрәңге турында инде күп белсәк тә, без белмәгән корткычлар әле бар икән.

Без бу сорауны Россельхознадзорның Татарстан буенча фитосанитария бүлеге җитәкчесе, дәүләт тикшерүчесе Мөдәрис Фәттаховка бирдек:

- Бәрәңгенең дошманнары елдан-ел күбәя, шуларның берсе - вак суалчан (кивсяк пятнистый). Бу корткычны күпләр бәрәңге казыганда яки бакча эшкәрткәндә очратканнары бар. Бу суалчаннар бәрәңгенең эченә кереп оялыйлар һәм үрчиләр. Коры вакытта бу бөҗәкләр күренмиләр, дымлы вакытта алар өскә чыга. Суалчан 5-10 мм. озынлыкта, нечкә ак җепне хәтерләтә, алар бәрәңге уңышына зур зыян салырга мөмкин.
Көрәшү чаралары булып бөжәк күренгән урыннарга ловушка куярга кирәк. Моның өчен бәрәңгедә пәке белән чокып оя ясарга, бәрәңге эченә кереп тулган бөҗәкләрне жыеп алырга кирәк. Бөҗәкләр күп булган очракта актеллик, актара, фитоверм препараты белән эшкәртергә кирәк.

250

Нет комментариев