Milliard.tatar сайтында Super Tatario уены эшли башлады
Төрлесе

Milliard.tatar сайтында Super Tatario уены эшли башлады

Билгеле бер биеклекләрне узу нәтиҗәсендә платформада катнашучылар рейтингта алга китә алачаклар

Milliard.tatar  сайтында Super Tatario уены эшли башлады. Уенның сюжеты шунда ки, Tatario исемле малай татар халкының үсеш чорлары буенча чаба. Сюжет буенча алга китәр өчен аңа төрле катлаулы биремнәр үтәргә туры киләчәк.

Уен узу нәтиҗәсендә платформада катнашучылар сәгать саен «Татарлар рейтингы» нда үз позицияләрен күтәрә һәм төп приз - Истанбулга һәм татарларның тарихи яшәешенең башка шәһәрләренә бару өчен көрәшә алачак, алар арасында Төмән, Алма-Ата, Уфа һәм Казан.

Җиңүче 15 ноябрьдә 12: 00 сәгатьтә билгеләнәчәк, аның исеме Milliard.tatar сайтында һәм шул ук итсемдәге Telegram-каналда игълан ителәчәк.  Үз көчеңне сынап карарга һәм уен белән шушы сылтама буенча уртаклашырга мөмкин.

Чыганак: КазВед

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


миллиард татар

Нет комментариев