Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Мәнсез шоферларга күңел әрни

Беркөнне балалар бакчасыннан кайтып барабыз. Урамыбызда нәкъ безнең күз каршында бер машина тавыкны бәрдереп китеп барды.

Тәгәрмәч астына тавык килеп кергәнен сизеп машина тизлеген киметте, тик туктап, нәрсә булганын төшеп карамады. Шул чак олы кызым:
- Әни, ул тавык үлдеме? - дип сорап куйды.
- Белмим бит кызым. Хәзер барып карыйм дип янына киттем.
Тавык селкенеп ята, канаты каерылган, аягы аксаган иде. Мин юл читенә чыгарып куярга теләп тотмакчы идем, куркып читкә юнәлде.
- Әни, ә нигә ул машина туктамады? Машина алдына йөгереп чыгарга ярамый бит имә? Ул тавык хәзер нишли инде? - дип Зәлинә кайтканчы сораулар яудырды. Әле дә шул турыдан үткәндә тавыкны карый ул. Бала күңеленә шуның кадәр нык тәэсир иткән әлеге вакыйга үземә дә тынычлык бирми. Шоферларның мәнсезлеге күңелләрне әрнетә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250