Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

«Мөкәррәмә апа гомере буе әни хакы диеп яши»

1964 елда Мөкәррәмә апа сыерлар саварга куелып, пенсия яшенә кадәр шул урынында эшләде

Мәктәпне тәмамлап Арбаш сыерлар фермасына эшкә килгәч, мине – 17 яше әле тулып кына киткән кызны, Шигабиева Мөкәррәмә апа каршына эшкә куйдылар (Камалиева Мәрхәбә апа бәби ялына китү сәбәпле, ул сауган сыерлар группасына эшче кирәк иде).

Олы тормыш юлы узган, эшенә бик җаваплы карый торган, туры сүзле, төпле киңәшле, ялганны җене сөйми торган апа иде ул. Сугыш чоры ятимәсе, әти дигән бик кадерле сүзне бер тапкыр да әйтеп карамаган, әтисенең көчле куллары аны кызым диеп сөеп күккә чөймәгән, алдына утыртып назлап күкрәгенә кысып сөймәгән, гарип-гөрәбә булса да, сугыштан исән кайткан әтиле иптәшләренә кызыгып яшәгән, шуңамы, күзләрендә гомере буе түгелергә торган мөлдерәмә күл шикелле тирән сагыш йөрткән апа иде ул.

Әтисе, Шигабиев Шәйхетдин,1941 нче елның март аенда ук хәрби җыенга алына. Шушы чыгып китүеннән Шәйхетдин абзый туган авылына, семьясы янына бүтән әйләнеп кайтмый. Әнисе Нәзифә апа 2 яшьлек олы кызы Нәкыя һәм йөрәк астында тыпырданучы нарасые (Мөкәррәмә апа) белән шушы көннән язмыш сынавы алдында ялгызы кала. Җитмәсә өч яше тулгач олы кызы Нәкыя дә кызамык чиреннән үлеп китә.

Илдә барган авыр сугыш елларының, сугыш арты чорының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә кичереп, хәбәрсез югалды, дигән кләймә сугылган Шәйхетдин абзыйны көтеп-көтеп тә кайтмагач, Мөкәррәмә апага унбер яшь булганда, әнисе Нәзифә апа үзләренең зират буендагы өйләреннән өске урамга, Гибадулла исемле ир- ат белән кушылып яшәргә күченәләр.

Мәктәптә 10 сыйныфны әйбәт кенә укып бетереп, бер эштәндә курыкмаган кыз колхозда  бригадта эшли башлый. Язын- көзен җир эшкәртү вакытында плугорец (тракторга таккан сука өстендә утыргыч булып, руль шикелле әйберсен боргалап сука төрәненең җиргә тиешле дәрәҗәдә керүен күзәтеп баручы) итеп билгеләнә. Соңрак тырыш кызны Хаҗиева Әминә белән дуңгызлар симертүгә куялар. Ярым җимерек утсыз абзарларда, тиресне абзар уртасында түшәмдәге рельсага эленгән зуур казан шикелле әйбергә кул белән төяп, җан көчең белән этеп алып чыгып абзар башына аудара торган котчыккыч авыр хезмәт була ул дуңгыз фермасындагы эш.

Әле бу елларда колхозчыларга акча бирү дигән әйбер булмый. Ай буе дуңгыз балаларыңны үтермичә тәрбияли алсаң, эшләгәнеңә 12 хезмәт көне (хезмәт көне бер таяк сызу белән билгеләнеп, ягьни 12 таяк) өстәп языла торган чор була. Көзен басулардан ашлык җыелып беткәч, шул эшләгән хезмәт көнеңә карап колхозчыларга җан башына 200әр грамм арыш бирелә торган була. Ул бирелгән ашлыкны һәркем үзе булдыра алганча киптереп, чүбен җилдә очыртып, я кечкенә кул арбасына, я җилкәләренә асып, Карадуган авылындагы таш тегермәненә алып төшеп он итеп тарттыра тоган булалар. Әле шул юк оныңнан да тегермәнчегә көрәк оны калдырырга тиеш буласың.

1964 елда Мөкәррәмә апа сыерлар саварга куелып, пенсия яшенә кадәр шул урынында эшләде. Яхшы, тырыш хезмәте өчен «Татарстанның атказанган терлекчесе» дигән исемгә,1995 нче елда «Районның хезмәт батыры» дигән исемнәренә лаек булды.
Гомер эчендә берничә мәртәбә  яучылап та киләләр Мөкәррәмә апаны, ләкин Әни хакы, әнине ничек калдырып китим дигән уй аңа туган авылын, әнисен калдырып кияүгә китәргә ирек бирми.1977 елда Гибадулла картны, соңрак әнисе урын өстендә калгач җиде ел буе әнисен тәрбияләп соңгы юлга озата ул.

Бүгенге көндә ялгызы яшәсә дә, социаль хезмәткәр Фәния Зиатдинова, миһербанлы күршеләре Әлфия һәм Рәшит абый Закировларның һәрдаим ярдәмен тоеп, һәр туган көнгә шөкер итеп, җылы, җыйнак өендә яшәп яткан чагы авылдашыбыз Мөкәррәмә апаның.

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев