Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мөмкинлекләр чикле түгел!

Барлык райондашларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете теләп калам

Бу дөньяда һәркемнең бәхетле буласы килә. Әмма язмыш дигәнең кешеләрне көтелмәгән борылышларга, мәшәкатьләргә, бәхетсезлекләргә дә дучар итә шул. Кемдер тумыштан ук күрү яки ишетү сәләтеннән мәхрүм, кемнәрдер сөйләшә яки аягына баса алмый. Ә җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән фаҗигагә тарып, яки сәламәтлеге бетеп шундый аяныч хәлгә төшүчеләр күпме? Безнең районда ачы язмышка тарып та тормышта югалып калмыйча, үзләренең бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигеп, күп кенә сау-сәламәт кешеләргә дә үрнәк булып, халыкка хезмәт итүче шәхесләр бар.
Мин район инвалидлар җәмгыяте белән 2012 елның декабреннән җитәкчелек итәм. Мине Чепьяда узган инвалидлар конференциясендә сайлап куйганнар иде. Ул чарада катнашкан Татарстан инвалидлар оешмасы вәкиле район җитәкчелегенә һәм миңа оешманы дәүләт алдында рәсмиләштерү, теркәүне тәкъдим итте. Бу таләп үтәлмәгәндә, дәүләттән бернинди дә ярдәм була алмый, дип аңлаттылар. Баксаң, коммерциячел булмаган оешмалар (безнең статус шулай), дәүләттә теркәлү узгач, cоциаль-әһәмиятле проектларын тормышка ашыру өчен ел саен финанслау (грантлар, субсидия, акчалата ярдәм) ала алалар икән. Эшемнең башыннан район җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, «Наз» үзәге җитәкчеләре, белгечләр төп таянычларым булдылар. Алар белән берлектә кәгазьләр туплап, башкала юлын таптап, 2015 елның җәендә теркәлү уздык. 2018 елның башында «Наз» үзәге белгече Фәния Йосыпова мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның социаль статусларын торгызуга шартлар тудыру, социаль яраклашу һәм җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итү, системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче инвалидларның санын арттыру максатыннан «Спорт һәркем өчен» дип исемләнгән проект язып, конкурска юллады. Яхшы идея бәйгедә лаеклы урын алып, 2018 елның декабрендә Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәл спорт уеннарын алу өчен акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә «Бочча», «Новус», «Кульбуто һәм Джаккола» кебек өстәл уеннары сатып алынды. Баштарак мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз бу уеннар белән районның «Наз» үзәгендә шөгыльләнделәр, ә аннан соң без аларны Чепьяда урнашка тернәкләндерү бүлекчәсенә тапшырдык.
«Наз» үзәге белгечләре соңгы биш елда безнең исемнән иҗади бәйгеләргә үз хезмәтләрен юллап, безнең оешмага тагын 5 грант кайтардылар.
Грантлар нигезендә перчаткалы курчаклар, өске курчаклар (верховые куклы), таяклы курчаклар һәм буйлы курчакларның костюмнары алынды. Бу курчаклар мөмкинлекләре чикле гражданнар белән театр сәнгате белән шөгыльләнү өчен булдырылды. Шулай ук «Наз» үзәгендә үткәрелүче эшчәнлекләр вакытында да кулланыла алар, төрле кыска театр кебек күренешләр төшереп интернет челтәрләренә дә урнаштырабыз. Төрле чаралар вакытында балаларның бәйрәмнәрен җанландыру өчен, фотога төшү өчен кулланабыз. Шулай ук Карадуган гимназиясенең коррекция классында укучы балалар белән узучы шөгыльләрдә дә әле җиһазлар кулланыла.
Уңыш китергән проектның чираттагысы ярдәмендә 3 дәрәҗәдәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен өй шартларында реабилитацион мохит булдыру эшләнде. Грант акчаларына кулларның вак моторикасын, танып-белү процессларын һәм сөйләмне үстерү, психоэмоциональ халәтне коррекцияләү өчен тернәкләндерү җиһазлары алынды. Бу җиһазлар белән инвалид балалар өй шартларында әти-әниләре белән шөгыльләнәләр.
Узган ел «Халык традицияләре сукмакларыннан» проекты белән туку станокларына ия булдык. Быел менталь тайпылышлары булган балаларны тернәкләндерүгә юнәлдерелгән дәресләр өчен төрле әсбаплар алу максаты белән эшләгән проект та уңыш китерде. Әлеге проектлардан алынган грант акчалары һәркайсы максатчан кулланып, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең көнкүрешләрен яхшыртуга бер мөмкинлек тудырды.
Менә шулай моңарчы уңышлы гына эшләп килүебезгә без эшебезгә даими ярдәм итеп торган район җитәкчелеге, аерым алганда социаль яклау, халыкка социаль ярдәм күрсәтү «Наз» үзәге җитәкчеләре һәм белгечләренә рәхмәтле. Соңгылары, әйе, «Наз» үзәге белгечләре ел саен соңгы биш елда иҗади бәйгеләргә үз хезмәтләрен юллап безнең оешмага тагы 5 гранд кайтардылар

Шулай ук безнең район инвалидлар җәмгыяте каршында инде күп еллардан бирле «Фикердәш» клубы эшләп килә, аның белән Чулпан Габделганиева җитәкчелек итә. Без бергә тупланып Сабантуйлар, спартакиада-спорт ярышлары, «Факел», «Хыял» клублары белән төрле кичәләр, мастер-класслар, конкурсларлар үткәрәбез. Эшебездә җирлек җитәкчеләренең дә ярдәме зур. Мин бу исемлеккә Салавыч, Яңгул, Балтач, Норма җирлеге башлыкларын кертер идем.
Әлеге декада башында бертөркем җитәкчеләр белән Чепьядагы тернәкләндерү бүлекчәсендә дәваланучылар белән очрашуда булган идек. Социаль яклау бүлеге житәкчесе Алсу Фаризовна миңа сүз биргәндә оешмабызга, минем хезмәткә уңай бәя бирде, рәхмәт үзенә. Дөрестән дә, мин дә районыбыздагы җитәкчелектән бик канәгать. Һәрбер уңышыбыз алар белән уртак хезмәтебез нәтиҗәсе.
Ләкин бу посттан китәргә дә вакыт җиткәндер инде. . Соңгы 5 елда гына да республикабыз районнарындагы 50-60, 80 яшьтән үткән дистәгә якын коллегам соңгы юлга китте... Шушы постта килеш... «Киткәннәр» турында юктан сүз башламадым. Китү турында, 2017дә, 5ел эшләп, 65ем тулгач, авыз ачкан идем. "Әйдә, Рамазан абый, ияләнеп беттең бит инде, безнең арада 70еңне дә тутыр инде«,- дип көйләп калдырганнар иде. Шөкер, 70не тутырдык, район, республика җитәкчелеге зурлап юбилеемны үткәрделәр. Бик зур рәхмәт барсына. Бәйрәмнәр үтүгә, әйдә, китим инде дип авыз ачарга йөрәк җитмәде. Неблогадарный дип әйтерләр дидем. Шушы фикерләрдән чыгып, җитәкчеләргә «Үз теләгем белән, вазыйфамнан азат итсәгез иде» дигән үтенечемне ирештерәм. Рәсми рәвештә «азат итсәгез» дә Алла боерса, әле эшчәнлектән төшеп калырга җыенмыйбыз, шушы өлкәдә Салавыч первичный оешмасында, «Фикердәш» клубында кайнап яшәргә әле исәп.
Барлык райондашларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете теләп калам.

Рамазан Фәрзиев,
район инвалидлар җәмгыяте рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев