Нинди милләттән булуга карамастан, бу китап һәркемдә булырга тиеш.
Ниһаять, булды бу!
Минем кулда өр-яңа китап — Леонид Дмитриевич Сапожников иҗат иткән «Удмурт фольклоры хәзинәләре».
Беренче том үз эченә Шушма удмуртларының җырларын, биюләрен, уеннарын алган. 750 биттән артып киткән китапның битләрен ачканда аның шул дәрәҗәдә мөһим булуына сокланам һәм удмурт халкының тормыш-көнкүреше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре эченә кереп югалам. Китап гаять тә зур кыйммәткә ия, чөнки аңа олы хезмәт салынган.
Материаллар җыю, мәгълүматларны әзерләү, һөнәри югарылыкта зәвыклы-нәзакатьле салыныш, бизәлеш һәм үтә дә таләпчәнлек белән рецензияләү — болар барысы да автордан әйтеп бетергесез дәрәҗәдә тырышлык сорый торган хезмәтләр.
Китап буенча эш 1997 елдан башланып 2019 елга кадәр барды, 22 ел максатчан, җентекле хезмәт бәрабәренә туды ул. Мин үзем, фотограф буларак, 2002 елдан алып 2008 еллар аралыгында районның төрле авылларында узган чараларны, бәйрәмнәрне фотосурәткә, видеотасмага төшерүдә бер генә тапкыр катнашмадым. 2019 елда башта китапны чыгарып карадылар, Сырья авылында, Ижевский каласында китапны тәкъдир итү булды, әлеге китап киң танылу алды, дан казанды, яклау тапты.
Леонид Дмитриевич китапны чыгару өчен матди чыганаклар табуга зур көч куйды. Күп кенә битараф булмаган кешеләр финанс яктан ярдәм иттеләр, җирле оешма-учреждение җитәкчеләре дә кушылды. Озак кына тырышканнан соң, китап, ниһаять, дөньяга чыкты (аның беренче талпынышы 2011 елда булган иде). Шушы уникаль китапны район югарылыгында да тәкъдир ителүен күрәсе килә. Леонид Дмитриевич ул тыйнак кеше, бу уңайдан район җитәкчелегенең ярдәме аңа аеруча да мөһим һәм файдалы булыр иде.
Чиксез зур хезмәт удмурт милли мәдәниятен торгызуда, саклауда гаять тә кирәкле хәзинә булып тора. Минем фикеремчә, мондый үзенчәлекле китап, нинди милләттән булуга карамастан, — удмуртмы, рус, татармы син, һәр гаиләдә дә булырга тиеш. Ул киң даирә укучыларының игътибарын җәлеп итә, китапханә фондларын безнең районда гына түгел, районнан тыш та лаеклы рәвештә тулыландыра.
Леонид Дмитриевич — чын кеше-легенда, уникаль шәхес! Без арабызда шушындый кешеләр булуы белән горурланырга, аларны хөрмәт итәргә, бәяләргә тиешбез. Леонид Дмитриевичның планында әле тагын яңа җыентыклар чыгару уе бар. Аңа иҗат уңышлары, илһам куәте, көч-егәрлек, ныклы сәламәтлек теләп калам.
Илсур Камалов, фотограф.
Чепья авылы. Минем кулда өр-яңа китап – Леонид Дмитриевич Сапожников иҗат иткән “Удмурт фольклоры хәзинәләре”.
Беренче том үз эченә Шушма удмуртларының җырларын, биюләрен, уеннарын алган. 750 биттән артып киткән китапның битләрен ачканда аның шулдәрәҗәдә мөһим булуына сокланам һәм удмурт халкының тормыш-көнкүреше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре эченә кереп югалам. Китап гаять тә зур кыйммәткә ия, чөнки аңа олы хезмәт салынган. Материаллар җыю, мәгълүматларны әзерләү, һөнәри югарылыкта зәвыклы-нәзакатьле салыныш, бизәлеш һәм үтә дә таләпчәнлек белән рецензияләү – болар барысы да автордан әйтеп бетергесез дәрәҗәдә тырышлык сорый торган хезмәтләр.
Китап буенча эш 1997 елдан башланып 2019 елга кадәр барды, 22 ел максатчан, җентекле хезмәт бәрабәренә туды ул. Мин үзем, фотограф буларак, 2002 елдан алып 2008 еллар аралыгында районның төрле авылларында узган чараларны, бәйрәмнәрне фотосурәткә, видеотасмага төшерүдә бер генә тапкыр катнашмадым. 2019 елда башта китапны чыгарып карадылар, Сырья авылында, Ижевский каласында китапны тәкъдир итү булды, әлеге китап киң танылу алды, дан казанды, яклау тапты.
Леонид Дмитриевич китапны чыгару өчен матди чыганаклар табуга зур көч куйды. Күп кенә битараф булмаган кешеләр финанс яктан ярдәм иттеләр, җирле оешма-учреждение җитәкчеләре дә кушылды. Озак кына тырышканнан соң, китап, ниһаять, дөньяга чыкты (аның беренче талпынышы 2011 елда булган иде). Шушы уникаль китапны район югарылыгында да тәкъдир ителүен күрәсе килә. Леонид Дмитриевич ул тыйнак кеше, бу уңайдан район җитәкчелегенең ярдәме аңа аеруча да мөһим һәм файдалы булыр иде.
Чиксез зур хезмәт удмурт милли мәдәниятен торгызуда, саклауда гаять тә кирәкле хәзинә булып тора. Минем фикеремчә, мондый үзенчәлекле китап нинди милләттән булуга карамастан, удмуртмы, рус, татар, һәр гаиләдәлдә булырга тиеш. Ул киң даирә укучыларының игүтибарын җәлеп итә, китапханә фондңарының лаеклы рәзштә тулылыландырыр юезнең районнда гына түгел,районнан тыш та тулылыландырыр.
Леонид Дмитриевич — чын кеше-легенда, уникаль шәхес! Без арабызда шушындый кешеләр булуы белән горурланырга, аларны хөрмәт итәргә, бәяләргә тиешбез. Леонид Дмитриевичның планында әле тагын яңа җыентыклар чыгару уе бар. Аңа иҗат уңышлары, илһам куәте, көч-егәрлек, ныклы сәламәтлек теләп калам.
Илсур Камалов, фотограф.
Чепья авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев