Тормышта үз һөнәреңне дөрес сайлау бик мөһим, чөнки яратмаган һөнәрне сайласаң, бу файдага булмый.
Һәрбер эштә яхшы һәм начар белгечләр бар. Яхшы белгеч булу өчен, үз эшеңне яратырга кирәк. Алай гына да түгел, һөнәрне дөрес сайлау өчен, бик күп нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: хезмәт шартлары, эш хакы, популярлыгы, аның сиңа ошавы. Һөнәр сайлауга мәктәптән үк әзерләнә башлыйлар. Һөнәрләр, һөнәрләр, һөнәрләр... Ниндиләре генә юк бит аларның бу дөньяда! Укытучы, табиб, пешекче, машина йөртүче, урманчы, умартачы, кибетче, төзүче... Алар барысы да җәмгыятебез өчен бик мөһим һәм кирәкле. Кайсысын сайларга соң? Укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә, табиб безне төрле авыртулардан дәвалый, урманчы табигать байлыкларын саклый, ә инде төзүче берсеннән-берсе матур йортлар сала.
Күренекле кешеләр дә һөнәр сайлауга карата үзләренең алтын киңәшләрен биргәннәр. Галим Каюм Насыйриның беренче тәрбиясе: "Бер хәким балаларга шундый нәсихәт бирде ки : "Әй җаннарым, угланнарым, нәсихәтне ишетегез- һөнәр үгрәнегез. Дөньяның милкенә вә дәүләтенә ышанырга ярамас. Алтын- көмеш- сәфәр кешесенә хәтәрдер; вә йорт-җир кешесенә дәхи хәтәре бар: я угры алып китәр, яки утка янып китәр. Әмма һөнәр - бер агым судыр, вә ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе әгәр дәүләттән төшсә дә, кайгы юк. Имде, әй угыл, бу урында максуд бер хикаять түгелдер. Син дә шулай ук һөнәр үгрән, тәрбия үгрән".
Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Яратып башкарылган эш кенә кешене бизи, дип өстисе килә безнең. Һәр профессиядә яхшы һәм начар белгечләр бар. Яхшы белгеч булу өчен, күңелең яткан һөнәрне генә сайларга кирәк.
Җир йөзендә тормыш казаны һәрчак кайнап тора. Кайчак керфекләрне күтәрә алмаслык кайгы басып, дөньяны каплый, ул да булмый күңелләргә яшәү өмете өстәп, куаныч челтәре үрелә. Тормышта төрлесе була, ләкин һәрчак нәрсәгәдер төшендерүче, юл күрсәтүче, ярдәм кулы сузучы кирәк. Кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен ярдәмгә социаль хезмәткәрләр килә. Яраткан эш - җан азыгыдыр. Шунсыз эшнең кызыгы да, мәгънәсе дә юк.
Социаль хезмәткәр - һөнәр генә түгел. Без моны аңлыйбыз, шуңа күрә һәрвакыт ярдәмгә һәм җылы сүзгә мохтаҗлар янәшәсендә булырга тырышабыз. Күп кенә ялгыз кешеләр өчен без хәтта иң кадерле затларга әйләнәбез: ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнарга кыенлыкларны җиңеп чыгарга булышабыз һәм аларда үз көчләренә ышаныч уятабыз. Социаль хезмәткәр - ул һөнәр түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт. Тормыш авырлыкларына дучар булып, ишегебезне шакыган һәркемгә без ярдәм итәргә тырышабыз. Шуңа күрә социаль өлкәдә озак еллар буена намуслы, гадел һәм үрнәк кешеләр генә эшли ала.
- Соңгы елларда безнең республикада гражданнарга хезмәт күрсәтүнең инновацион формалары һәм ысуллары пәйда булды, бу халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасының камилләшүе дигән сүз. Әмма нинди генә үзгәрешләр һәм яңалыклар кертелмәсен, социаль хезмәткәрләрнең белем һәм тәҗрибәсе, изгелегеге һәм кайгыртулы мөнәсәбәте, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер булуы уңышлы эшнең төп шарты булып тора, - дип билгели Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе Марсель Имамов.
Рөстәм Миңнеханов та битараф түгел безнең хезмәткә. - Республикабызда әлеге тармакта бик зур коллектив - 9 мең кеше эшли, ялгызларга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә хезмәт күрсәтүче 130 оешма бар. Терәк булырдай җилкә һәм җылы сүз белән юатучы таләп ителгәннәр саны исә Татарстанда 500 меңнән артык. Соңгы елларда социаль якланмаган катлауларга булышу өчен күп эшләр эшләнгән, бу юнәлештә республика программалары гамәлгә ашырыла, социаль хезмәтләрнең матди-техник базасы яхшыртыла. Шулай да, безнең алда әле тагын да зуррак бурычлар тора, - дип билгеләп үтте ул үзенең бер чыгышында.
Бу өлкәдә хезмәт куючыларның шатлыгы да, борчу-мәшәкате дә уртак. Яралы җаннарны эш-гамәлләре белән генә түгел, җылы сүзләре белән дә юатучы бит алар әлеге һөнәр ияләре. Бу тармакта эшләүче кешеләр башкалардан сабырлыклары, игътибарлы һәм ярдәмчел булулары белән аерылып торалар. Без ялгыз һәм карт кешеләргә хезмәт күрсәтәбез. һава шартлары нинди булуга карамастан, көненә берничәшәр чакырым ара үтәргә туры килә. Эш көне сәгатьләргә бүленмәгән безнең, кәрәзле телефоннан да еш шалтыраталар. Кыскасы, мәшәкатьләр һәрвакыт җитәрлек. Без хезмәт күрсәткән кешеләрнең язмышы төрлесенеке төрлечә. Арада катлаулы тормыш юлы үткән, бүгенге көндә ялгызлыктан тилмерүче кешеләр күбрәк. Тормышка күбрәк үз күзлегеннән чыгып бәя бирергә күнеккән, төрле холыклы олы яшьтәге кешенең хакын хаклау бигрәк авыр. Бу очракта инде ничек тә булса аларның хәленә керергә туры килә. Әле бит ихтыяҗлары да төрле икәнен онытмаска кирәк. Мәсәлән, берсенә бары тик ак ипи генә кирәк булса, икенчесе арыш ипие алып кайтырга куша. Сөт һәм ярымфабрикатлар да кирәк. Көн дәвамында социаль хезмәткәр кибеттән азык-төлекләр алып кайта, почта яки башка учреждениегә барып коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен түли, өй җыештырырга, идән юарга да өлгерә. Моның өстенә, кайбер көнкүреш проблемаларын да хәл итәргә туры килә.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк: әлеге без хезмәт күрсәткән кешеләр арасында гел искечә яшәргә өйрәнгән, яңалыклар турында ишетергә дә теләмәүчеләре дә бар. Аларның телевизоры да, радиосы да, сәгате дә юк. Кәрәзле телефон турында әйтеп торасы да түгел. Ә бит берәр хәл килеп чыкса, мондый элемтә чарасы аша социаль хезмәткәр белән тиз арада хәбәрләшә алыр иде. Андыйлар белән аралашу гаять зур түземлек таләп итә.
Күпкырлы, четерекле, зур сабырлык һәм түземлек таләп итүче әлеге хезмәт ияләре өлкәннәргә, караучысыз калган әби - бабайларга, ветераннарга бик кирәк.
Бу һөнәр ияләреннән зур сабырлык таләп ителә. Олыгайган саен холык үзгәрә. Әбиләр белән уртак тел табу мөһим. Аларның көндәлек эш -
мәшәкатьләрен генә түгел, гозер - үтенечләрен дә үз өстеңә аласың. Тиешлесен дә, килешүдә каралмаганын да эшлисең. Алардан рәхмәт сүзе ишетү бик күңелле. Бераздан ул әбиләр синең иң якын кешеләреңә әверелгәнен сизми дә каласың.
Социаль хезмәткәр - бик кирәк һәм җаваплы һөнәр, ул көтеп алынган, кадерле кеше. 8 июнь - социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле, сабыр булсак та, без һәр кеше белән бертөрле мөгаләмәдә була алмыйбыз. Синең карамакта ничә олы кеше бар һәберсенә аерым юл таба белергә кирәк, шул очракта гына куанычлы нәтиҗәләргә ирешә аласың. Үзебезнең эш тәҗрибәбездән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли-эшли инана гына барабыз. Үзебез сайлаган хезмәт юлыбызда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюыбыз безгә алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, эшебезнең нәтиҗәсе барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.
Нәкъ җырдагыча:
.... Бу дөньяда без яшибез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер....
Нет комментариев