Норма авылында яшәүче Госман абый дәвалау үзлегенә ия омулет-тәкыялар ясый (фото)
Норма авылында гомер кичерүче Әлфия апа белән Госман абый Хәсәншиннарны белмәүчеләр сирәктер. Госман абыйны хәтта бакча балалары да якыннан күреп белә, чөнки ул кул эшләре остасы һәм үзенен һөнәри эшләнмәләре белән бик теләп уртаклаша.
Бу һөнәрләргә хирыслыгы аның оста куллы әтисеннән күчә.
- Әтием дә, әнием дә алтын куллы осталар иде, - дип искә ала ул Курмала авылында үткән балачак, яшьлек елларын.- Хәләл җефетем Әлфиянең әти-әнисе дә бик булган кешеләр иде. Хәсән бабайны районда иң булдыклы агач эшкәртү остасы дип таныйлар иде. Әтиемнең Зәйнәп исемле апасы да тегү-чигүне булдыра иде. Күп кенә кул эшләренә этәргеч бирә торган сыйфатлар алардан күчкәндер.
Әлфия апа да, Госман абый да укытучылар. Госман абый 13 ел балаларга география фәненнән белем бирә. Аннан төзелеш эшләренә күчә. Бергә гомер итүләренә 38 ел, ике бала үстергәннәр, икесенә дә югары белем алырга ярдәм иткәннәр.Кызлары Гөлназ Гатауллина Кариле балалар бакчасында әйдәп баручы тәрбияче, уллары Алмаз инженер-механик.
Хәзер исә икесе дә лаеклы ялда, оныклар тәрбияләшәләр. Әлфия апа оныкларын тәмле ризыклар пешереп сыйласа, Госман абый кул эшләренә өйрәтә.
Олылар бакча эшенә дә бик хирыс. Инде яңа бәрәңге ашый башлауларына да 1 ай тирәсе икән.
- Чәчеп үстерәбез дә, апрельдә туфракка күчерәбез, - ди бакча эшләрен яратып башкаручы Госман ага.- Һәм рәхәтләнеп ашыйбыз.
Инде суганнарын да йолкып куйганнар. Яшелчә, җиләк-җимешнең барлык төрен дә диярлек үстерәләр. Капка төбендә чияләр үсеп утыра. Үткән-киткәннәр рәхәтләнеп авыз итсеннәр, ди Госман ага.
Гаять тә онык җанлы бабай булып чыкты әле Госман абый. Кулыннан килгәч, капка төбенә атынчык та ясап куйган, ишегалдына волейбол сеткасы да үреп элгән, душ, җәйге өй ясаган.
Һөнәр кешене яшәткән дә, ашаткан да, таныткан да. Госман абыйга да кул эшләрен сорап кайлардан гына килмиләр, иренми, гозерләрен үти. Үзенең остаханәсе бар. Хуҗалыгында тәртип, өендә тынычлык, балалар урнашкан...өлкән кешегә ни кирәк тагын? Тигезлек кирәк тә, сәламәтлек мөһим. Госман абыйга әле бик озак еллар кешеләрне кул эшләре белән куандырып яшәргә язсын.







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев