Һөнәрләр кичәсе
Һөнәр сайлау - бик әһәмиятле һәм җаваплы бурыч. Әмма һөнәр сайлаганда үзенчәлекле бер киртә кала бирә: ул - профессияләрнең бик тә күп булуы. Кешенең хәбәрдар, мәгълүматлы булуы гына бу кыенлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итә. "Һөнәрләр кичәсе"нең кунаклары - ветеринария өлкәсендә эшләүче табиблар: Гөлсинә Низамиева һәм Шәүкәт Галимов. Алар үзләренең мәктәптә...
Һөнәр сайлау - бик әһәмиятле һәм җаваплы бурыч. Әмма һөнәр сайлаганда үзенчәлекле бер киртә кала бирә: ул - профессияләрнең бик тә күп булуы. Кешенең хәбәрдар, мәгълүматлы булуы гына бу кыенлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итә.
"Һөнәрләр кичәсе"нең кунаклары - ветеринария өлкәсендә эшләүче табиблар: Гөлсинә Низамиева һәм Шәүкәт Галимов. Алар үзләренең мәктәптә "4"ле һәм "5"легә генә укулары, уку йортларында студент булулары, үзләренең һөнәрләренең үзенчәлекләре турында бик күп мәгълүмат, белешмә бирделәр һәм соңыннан безгә тәҗрибә күрсәттеләр. Очрашу бик файдалы булды, балаларга бик ошады, дип хәбәр итәләр Кенә мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев