Нургаян абыйның телевизорын Чутай егете Радикка тапшырдылар (фото)
Чутай авылы егете Радик Муллагалиев 16 ел инде урын өстендә ята. 1976 елгы егетнең гәүдәдән аскы өлеше берни тоймый, аяклары йөрми.
Стенага беркетеп куелган, Радик карый торган телевизор ватык иде, бу көннәрдә аңа күпмедер кулланышта булган төсле телевизорны китерделәр, залга урнаштырдылар, Радик рәхәтләнеп карасын, диделәр. Әти кеше дә бик куанган. Шәфкать туташына Радикның ИПРына да үзгәреш кертергә кушылган, димәк , аңа инвалидлар өчен махсус матрас та булачак, участок табибларына да үз карамакларындагы инвалидларның хәлен даими белеп торырга кушылачак. Урын өстендә ятучы кеше инде ничә көн авырый, табиб килми... Әйткәнне-чакырганны көтәсе юк, инвалидларның хәлләрен белешеп тору кирәк.
Радикның сәламәт чагын авыл халкы яхшы хәтерли, чибәр, матур егет иде, диләр. Әтисе улы белән нәрсә булганын анык кына белми, эштә чакта тракторыннан егылып төшкән, өйгә әйбәт кенә кайтты, әмма бераздан аяклары йөрмәс-эшләмәс булды, дип искә ала. Әниләре инде күптән мәрхүм. Тагын бер уллары мәрхүм, анысы йорт-җирне, капка-койманы карап торган. Өйгә кергән-чыккан кешене каршы алып, озатып торучы кое да боек кебек. Ни генә дисәң дә, йорт-җиргә әни кешенең нурлы йөзе, хатын-кызның җылы кулы җитми шул.
Телевизор дигәне Радикка "Тиктомалдан бүләк" дигән акция кысаларында тапшырылды. Балтач бистәсендә яшәүче Нургаян Габдуллинга (кайда да безнекеләр! Ул бездә типографиядә эшләп киткән кеше.З.Ш.) уллары яңа телевизор алып кайта, кечкенәрәкне, әби белән бабай ике телевизор белән нишлибез инде, дип, Нургаян абый, берәр яхшы кешегә телевизор бирер идем, дип, социаль хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итә. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәннәр, Радик та уйламаганда телевизорлы булып куйды менә.
Язмыш дигәннәре аяусыз, ул тазаны аяктан егарга, чирлене савыктырырга мөмкин. Радик та бәлки шөгыльләндерүчесе булса күпмедер хәрәкәтләнә алыр иде, ләкин аның андый үҗәт, акча кызганмый, өмет чаткылары уята торган кешесе юк шул. Әтисе дә инде бик олы, гел картаюга таба бара... Сабырлык, мең мәртәбә сабырлык телик Радикка.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев