Өчпочмаксыз да калырбыз әле беркөнне
Кызым Зилә сөйли: «Ярышларга барып, үлчәүдә үлчәнгәннән соң, һәрвакыт якын-тирәдән берәр пекарня эзләп чыгып китәм
Шулай берсендә Краснодарга баргач, пекарняларында өчпочмак күрдем дә: «О! Дайте, пожалуйста, очпочмак», – дип сорадым. Сатучы яшь кенә кыз, күзләрен шакмакландырды: «Что вам дать? Что за чпок-чпок?»
Кычкырып көлеп җибәрдем: «Вот, треугольник дайте?» – дим. Кызыксынучан кыз булды, ахрысы: «А как вы сказали? Что это за слово такое?» – дип сорый. Треугольникның татарча өчпочмак булуын, өч почмагы булганга шулай аталуын, аның безнең милли ризыгыбыз булуын аңлатттым. Шакккатты. Өчпочмакның татар ризыгы икәнен гомерендә дә ишеткәне булмаган. «Мин аны русларныкы дип йөри идем», – дигән.
«И, кызым, – дим. – Аны безнең мондагы руслар да күптән үз ризыклары итеп үзләштереп куйды бит инде».
Коммуналкада яшәгәндә күршебез тетя Анна белән өчпочмакны еш пешерә иде. Карап торам: тетя Анна өчпочмакның камырын калын итеп җәя, ә эчлеген аз гына сала. Безнең бит киресенчә: камыры кәгазь калынлыгында гына булырга, ә эчлеге бүселеп чыгарга тиеш. Һәрхәлдә, мин үзем дә, мин белгән башкалар да шулай пешерә.
Берсендә тетя Аня өчпочмак пешерде дә, безгә дә керткән. «Минем өчпочмаклар никтер коры була», – ди. «Сез аңа майлырак ит салыгыз. Каз яки үрдәк ите кушсаң тәмле була ул. Татарлар аны күбесенчә каз итеннән пешерә», – дим...
Тетя Аняның ачуы килде. «Татарлар аны пешерергә бездән өйрәнде әле. Өчпочмак рус ризыгы, ул – безнеке!» – дип әйтеп куймасынмы! Авып китәм дип торам. Әле ярый Юныс Әхмәтҗановның «Татар ризыклары» дигән яшел тышлы китабы бар иде. Ә анда өчпочмак рәсеме дә төшерелгән. Иренмәдем, шул китапны күтәреп чыктым кухняга. «Тетя Аня, карагыз, менә бу китапта татар ризыклары бирелгән. Әнә өчпочмак!» – дип, шул битен ачып күрсәттем.
Исе дә китмәде. «Бумага все терпит!» – диде дә, коры өчпочмакларын күтәреп үзләренә кереп китте.
Менә, җәмәгать, авызыбызны ачып йөрсәк, өчпочмаксыз да калырбыз әле беркөнне. Инде кышны алдылар, каенны алдылар, мунчаны алдылар, шикәрне дә алганнар икән, беркөнне «Магнит»тан «Русский сахар алдым». Үзебезнең Буа мишәрләре җитештергән булса да...
Лилия Гәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев