Пенсия фондының электрон хезмәтләре арта
Пенсия фонды, гражданнарның идарәгә килеп йөрүдән азат итү максатыннан, электрон хезмәтләрен арттыра.
2015 елдан башлап, гражданнарга иминләштерелгән затның шәхси кабинеты аша пенсия хокуклары, пенсия билгеләү, анны түләү ысулын үзгәртү буенча гаризалар бирү һәм башкалар турында мәгълүмат алырга мөмкинлек тудырылды.
Хәзер исә гражданнар яңа электрон сервислардан файдалана ала. Пенсионерлар өчен мөһим сервисларның берсе - социаль түләүләр (ЕДВ, НСУ, эшкә яраксыз кешене тәрбияләгән өчен айлык һәм компенсация түләве) һәм пенсия күләме, төре турында белешмәләр бирү.
Эшләүче пенсионерлар шәхси кабинетта барлык индексацияләрен исәпкә алып пенсия күләмен карый ала. Исегезгә төшерәбез 2016 елдан эшләүче пенсионерлар индексацияләнмәгән күләмдә пенсия ала. Ә индексацияләнгән пенсияне бары эштән туктагач кына ала башлый.
Тагын бер яңа сервис ташламалы категориягә караучы гражданнарга айлык түләнә торган акчаларны (ЕДВ) билгеләү өчен гариза бирергә мөмкинлек тудыра. Кагыйдә буларак әлеге төр түләү пенсия белән бергә билгеләнә. Бу сервис инвалидлыгы булганнар өчен аеруча файдалы. Шул ук вакытта алар федераль ташламага ия булучы статусына ия һәм аларга ай саен түләнә торган акчалар билгеләнә.
Болардан тыш, сервислар Пенсия фондының җирле бүлекләренә мөрәҗәгать җибәрергә, кабул итүгә язылырга, документларга заказ бирергә мөмкинлек бирә.
Яңа сервислар аша пенсионерлар, социаль түләүләр алучылар, ана капиталы ияләренә һәм эшләүче гражданнар пенсия хокуклары белән таныша ала.
Россия Пенсия фондының "Кайнар линия"се: 8 800 775 54 45
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча "Кайнар линия"се: (843)279-27-27
Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru
Социаль челтәрләр: www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча пресс-хезмәте: (843)279-25-13, 279-25-11
E-mail: pressa.pfr@gmail.com
Хәбәрләшү өчен Россия Пенсия фондының Балтач районы буенча идарәсе телефоннары 2-51-57, 2-46-53.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев