Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Пилотсыз системалар гаскәрләренә чакыру

Контракт төзү өчен бөтен уңайлы шартлар да тудырылган

Пилотсыз системалар гаскәрләре ул хәрби бәрелешләрдән тыш хезмәт итү. Теләге булган һәркем Пилотсыз системалар (БпЛА) операторы була ала, монда сәламәтлек тә мөһим роль уйнамый, белем дә кирәк түгел. Бары тик ике ай укыйсың да, идарә итәргә генә өйрәнәсең. Контрак 1 елга төзелә, вакыты чыккач хәрби хезмәттән азат ителәсең. Пилотсыз системалар юнәлешендә хезмәт итүгә контракт төзегән өчракта, бер мәртәбә 2, 9 миллион сум түләү каралган. Татарстанда контракт төзү өчен бөтен уңайлы шартлар да тудырылган.

Балтач районы егете Рим (хәрби егетебез теләге буенча исеме үзгәртелеп бирелә) шулай ук ике ай укыды да, хәзер әлеге пилотсыз системалар юнәлешендә хәрби хезмәттә.

— Әлеге хезмәтнең артык авырлыгын күрмим, — ди ул. — Җитди, төгәл, дисциплиналы булсаң, идарә итә белсәң, була. Мин үзем заманча технология буенча укыган кеше, шуңадырмы кыенлыклар алдында каушап калырга туры килмәде, шуңа күрә дә авырсынмыймдыр. Эш дип кенә карамыйм инде мин моңа, ил алдында бурычымны үтим дип тә саныйм. 

Пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт төзү өчен урыннардагы хәрби комиссариатка, хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына, яки 8(800)222-59-00 телефоны аша, https://heroes-tatarstan.ru/ сайты аша мөрәҗәгать итәсе.
Искәрмә: 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар.

Фотода: Контракт төзергә теләүчеләр Алексей Юрьевич Степановка мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Контракт белән хезмәт итү