Шушы көннәрдә генә социаль челтәрләрдә Салавыч- Норма арасындагы юлда иртән пошилар күрүләре турында фотолар дөнья күрде.
Болынлыктан килеп, олы юл аркылы чыгып баручы зур - зур биш поши фотодан караганда гына бик матур шул. Зур тизлектә килгән техникалар өчен аеруча куркыныч алар. Мондый юл фаҗигалары булгалап тора. Шуңа күрә, монда урман юк, пошилар булуы ихтимал дигән юл билгесе- кисәтүе дә юк дип кенә булмый, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә игътибарлы булыйк. Пошилар янәшәдә генә икән. Үтеп китешләре генә булмагандыр...
Нет комментариев