ПУХОВИКНЫ НИЧЕК ЮАРГА?
Төрлесе

ПУХОВИКНЫ НИЧЕК ЮАРГА?

Пуховикны кер юу машинасында юарга була. Әмма сыйфаты бозылмасын өчен, кайбер таләпләрне үтәргә кирәк.

Иң элек молниясен һәм төймәләрен эләктерегез, сул ягын әйләндерегез. Машинага башка кием белән салырга ярамый. Сыек кер юу чарасы кулланырга кирәк. Порошок чайкалып бетми, аксыл эзләр калдыра. Пуховикны 30 оСлы суда юыгыз. Мамыгы оешмасын өчен, барабанга 3-4 теннис шары салыгыз.

Пуховикны саф һавада киптерергә кирәк. Мамыгы кабарсын өчен, әледән-әле каккалап алыгыз.


Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Фото: irekmaydani


файдалы киңәшләр

Нет комментариев