Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Район җитәкчелеге җирлекләрдәге төзелешләр белән танышты

Танышу барышында, район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе төзелешнең барышын, аның сыйфатын һәм вакытында тәмамлануын тикшерделәр

Районда төзелеш объектларында эш кайный. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов Шода авылындагы фельдшер-акушерлык пункты, Улисьялда клуб һәм Түнтәр авылының китапханә һәм музей урнашкан бинадагы төзекләндерү эшләре белән таныштылар.

Танышу барышында, район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе төзелешнең барышын, аның сыйфатын һәм вакытында тәмамлануын тикшерделәр. Алар төзүчеләргә һәм проект җитәкчеләренә объектларда чисталыкны саклау һәм эшнең сыйфатын күтәрү буенча бурычлар тапшырдылар. Шулай ук, төзелеш объектларының җәмгыятькә файдасы, җирле халык өчен уңайлыклар тудыруы турында да сөйләштеләр.

Шушы эшләр районның социаль инфраструктурасын ныгытуга, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Төзелеш оешмаларының активлыгы һәм җаваплылыгы бу максатларга ирешүдә мөһим роль уйный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев