Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Райондашларыбыз бүләкләнде

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район халкына социаль хезмәт күрсәтүгә зур өлеш керткәне өчен социаль хезмәткәр Руфинә Мөхәммәтшамил кызы Гайфетдинова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районны газ белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Балтач газы” идарәсенең авария-диспетчер хезмәте мастеры Алмаз Мәсхүт улы Галимҗанов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, почта хезмәте үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

  • Суфия Фәсхетдин кызы Фәйзрахманова – Пыжмара почта бүлеге җитәкчесе;
  • Рәмзия Вәзил кызы Хисамиева – Балтач почтасының әйдәп баручы экономисты.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Субаш төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөһрә Габделәхәт кызы Гафурҗанова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Нина Михайловна Гаврилова – Зур Лызи 1 өлеш авылыннан хезмәт ветераны;
  • Анастасия Яковлевна Яковлева – Иске Чепья авылыннан хезмәт ветераны.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, ветераннар хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барганы һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, район ветераннар Советы рәисе Рифат Габдулла улы Абдуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев