Райондашыбыз Миләүшә Сафина яңа машиналы булган
Төрлесе

Райондашыбыз Миләүшә Сафина яңа машиналы булган

«Юлларыгызда гел яшел утлар гына янсын!»

Миләүшә Сафина яңа машиналы булган. Җырчы автосалоннан өр-яңа зәңгәр машина сатып алган.

«Минем шәп, матур кроссоверым. Салоннан гына, өр-яңа. Бу – яңа этапка күчү кебек. Минем, туктамыйча, үземнең хыялларыма һәм максатларыма таба барганым өчен бүләк. Бу машина мине тагын да югарырак үрләр яуларга рухландырсын иде», – дип яза җырчы.

«Сез булдырасыз! Юлларыгызда гел яшел утлар гына янсын», «Рәхәтен күреп яшәргә, исән-сау йөрергә язсын», – дип котлыйлар Миләүшәне дуслары яңа «тимер аты» белән.

чыганак

фото: социаль челтәрдән

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев