Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Рәхмәт белдерәбез

Табибларга сәламәтлек, хәсрәт-кайгыларсыз, куанычлы, шатлыклы, бәрәкәтле озын гомерләр телибез

Күптән түгел Балтач үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваланып чыгарга туры килде. Районның төрле авылларыннан килгән алты әби икенче палатада яттык: Килидән Хәлимә Гайнанова, Балтачтан Асия Фәйзрахманова, Чепьядан Раушания Шаһиева, Салавыч Сәрдегәненнән Гөлфия Галиева, Балтачтан Мәгъфирә Нургаянова, Субаштан Гөлҗифар Зәкиева. Ун көн эчендә дуслашып, туганнар шикелле булып беттек дисәк тә була. Шундый акыллы, зиһенле әбиләр булып чыктылар алар. Дөньяви мәсьәләләрдә дә, дин буенча да аптырап калмыйлар, бөтенесе философ.


Безне дәвалаучы табибыбыз Камалиев Рүзәл Гарәфетдин улына бөтенебез исеменнән олы рәхмәтләребезне ирештерәсебез килә. Аның иртән палата ишеген ачып, «Хәерле иртәләр, хәлләрегез ничек, авырмадыгызмы, әйбәт йокладыгызмы?» — диюе генә дә күңелләребезгә шифа биргәндер. 
Һәрбер авыруның янына килеп, хәлләрен сораша, безнең мең төрле сорауларыбызга җавап бирә, аңлата. Шул кадәр дә итагатьле, игътибарлы. Без аңа чын күңелебездән сокланып кайттык. Чыннан да зур хәрефләр белән язарлык Табиб икән безнең Рүзәл Гарәфетдин улы. Киләчәктә дә шундый булып калсын, андый табиблар күбрәк булсын иде.


Һәммәбез сәламәтләнеп, өйләребезгә кайттык, Аллаһыга шөкер. Без аңа сәламәтлек, хәсрәт-кайгыларсыз, куанычлы, шатлыклы, бәрәкәтле озын гомерләр телибез.

Нык ихтирам белән, Гөлҗифар Зәкиева, Субаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев