Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Рәхмәт сүзе

Республика көнендә, 30 августа төнне өебез дә янгын чыгып, кара күмергә әйләнде

Янгыннан киленем белән оныгымны коткарган, Арчага ипи илтүче Галимов Рафилгә олы рәхмәтләребез булсын. Ике кешенең гомере өзелә язды. Аның бу мәрхәмәтле гамәле хөкүмәтебез тарафыннан бүләккә лаек. Рәхмәт сиңа олы йөрәкле егет, рәхмәт шушындый батыр егет үстергән әти-әнисенә, туганнарына, якыннарына.

Безнең өчен борчылып, ярдәм кулы сузган барча кешеләргә, мәчетләргә, хәзрәтләргә, дин кардәшләргә бик зур рәхмәт. 

Мин нишлим икән диеп администрациягә шалтыратканда авылыбызның имамы, Республиканың Баш Казые Җәлил хәзрәт шунда иде инде, сезнең хакта киңәшәбез диде Айдар Фоатович белән.

Борбаш авылы җирлеге җитәкчесе Рафил Расимович борчылмагыз, урамда калдырмыйбыз, бөтен нәрсәгез булачак, табып бирәбез, түзегез, бирешмәгез, дип тынычландырды.

Журналист Лилия Гайнуллина, «Ният Нияз» фонды гел шалтыратып хәлне белеп ярдәм итеп тордылар.

Инде бүгенге көндә өйле булдык. Арчаның үзеннән өч булмәле фатир сатып алдык. Район башкарма комитеты 100 000 сум акча белән ярдәм итте. «Ният Нияз» фондының даматди ярдәме үз куышыбызны булдыруда зур ярдәм булды.

Матди һәм рухи ярдәм күрсәткән олы йөрәкле мәрхәмәтле кешеләрнең һәммәсенә дә зур рәхмәт. Кайгы-хәсрәт сезне урап узсын, изге гамәлләрегезнең әҗерләрен ахираттә күреп сөенергә насыйп булсын.

Миләүшә ханым, Бөрбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев