Рәхмәт хаты
Яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын, рәхмәт яусын
15 февраль көнне гаиләбезгә көтмәгәндә-уйламаганда авыр кайгы-хәсрәт килде. Әле 49 яше дә тулмаган улым Алмаз кинәт вафат булды. Шушы үзәк өзгеч авыр хәсрәтле көндә янәшәмдә булган авылдашларыма, туганнарыма, үзем укытып киткән Салавыч урта мәктәбе коллективына, үзем укытып чыгарган укучыларыма, улларым Алмаз белән Марсельнең сыйныфташларына, Алмаз эшләп киткән Салым инспекциясе коллективына олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Аларның рухи һәм материаль яктан күрсәткән зур ярдәмнәре, безгә булган ихтирам-хөрмәтләре шушы хәсрәтне кичерергә ярдәм итте. Безгә булышкан, олы кайгыбызны уртаклашкан һәркемгә гаиләбез исеменнән олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Изге Рамазан аенда аларның кылган гамәлләре меңе белән зур изгелек булып язылсын, аларга беркайчан да балалар хәсрәте күрергә насыйп булмасын.
Бик зур рәхмәт әйтеп, ихтирам белән Гөлнур апагыз, Марсель гаиләсе, Алмаз гаиләсе. Яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын, рәхмәт яусын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев