Исәнме, Фатих абый! Минем беркайчан да мәрхүмнәргә хат язганым юк иде әле.
"Рәхмәт сиңа, солдат абый!" дигән эшемне Сиңа, әтием ягыннан дәү әбиемнең туганы Фатих абыйга атап язарга булдым. Исемем Лилия. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан батырларны барлау акцияләре күп оештырылды, шуларның берсендә мин дә катнашып, сугыш кырында калган, хәтта каберләре дә билгеле булмаган орден-медальсез батырларга тирән ихтирамымны белдерәсем килде. 1941-1945нче елгы фашизмга каршы көрәштә исән-имин илләренә, туганнары янына әйләнеп кайткан ветераннарга чиксез хөрмәтлемен. Әмма Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы көрәшеп, яу кырында башын салган бабайларга без рәхмәт әйтә белдекме?
Мин сайлаган батыр солдат - ул Сез! Хатта, гадәттә, башта хәл сорыйлар. "Хәлегез ничек?" - дип сорасам, күңелегезне рәнҗетермен дип куркам. Иле өчен җанын фида кылып, салкын җир куенына вакытсыз кергәннәрнең урыны оҗмахның түрендәдер дип уйлыйм.
Балаларыгыз инде күптән үзләре әби-бабай. "Озак тормабыз, Газизәм, балаларны саклап үстерә күр. Кыштан да калмабыз - кайтырбыз" ,- дип киткән җирдән 75 еллап вакыт үткән. Үзегездән калган биш баланың язмышы өчен борчылгансыздыр. Тылдагыларга да бик авыр икәнен аңладыгыз микән сез ул вакытта? Хатыныгызга әти дә, әни дә, "ат" та, "сыер" да булырга туры килгәнен белдегезме сез? Тормыш иптәшегез Газзә апа (авылда Газизәне шулай кыскартканнар) бик батыр йөрәкле булган. Биш баласы тиздән ачтан үләсен аңлап, Таҗикстан якларына вакытлыча дип чыгып киткән. Олы кызыгыз Нурания апага ул вакытта 13 яшь булган. Балаларыгыз белән горурлана аласыз: аларның берсе дә кеше арасында ким-хур булмаган. Нурания апа 40 елга якын таҗик балаларына ана теле укыткан. Икенче балагыз Рәүхия апа - биш бала анасы. Гомере буе иренә Сез дип эндәшеп, балаларын олыларга хөрмәтле, кечеләргә кешелекле итеп тәрбияләгән; бакчада тәрбияче булып эшләгән. Газзә әбигә бик ошап туган Гөлсарагызны аерым якын иткәнсез. Ул, балалар табибе булып, аналарның бик күп рәхмәтен ишетеп, Душәнбе шәһәрендә озак эшләгән. Теленең йомшаклыгы, күңеленең сафлыгы белән тирәсендәге барлык хезмәттәшләренең абруен казанган кызыгыз Наҗия дә Сезнең йөзгә кызыллык китермәгән. Бердәнбер улыгыз, төпчегегезнең язмыш юлы сикәлтәле булса да, аны туганнарыбыз матур сүзләр белән генә искә алалар.
Кызларыгыз гомер буе Сезнең каберегезне эзләделәр. Смоленск шәһәре тирәсендәге бәрелешләрдән соң килгән "без вести пропал" ("хәбәрсез югалды" дип тәрҗемә ителсә дә, аналарның йөрәгенә төшкән язу гел урысча килгән) кәгазен соңгы истәлегегез итеп сакласалар да, Сезнең белән тагын бер генә тапкыр булса да, "очрашырга " теләгәннәр. Чөнки Сезнең белән бергә фронтка киткән Зыятдин бабай (Бөтеркә Зыяе), сугыштан исән-сау Чутайга әйләнеп кайткач, Сезнең ничек итеп өч кешегә бер мылтык белән сугышка керүегез, эшелонны бомбага тота башлагач, турыдан-туры сугыш кырына эләгүегез, канлы көрәшләрнең берсендә Сезнең өскә снаряд төшүе турында дәү әбиемә сөйләгән була. Дәү әбием: "Кабере дә юк бит ичмасам", - дип, гел офтанган. Гөлсара апа Сез кан түккән төбәкләргә юллама алып, бервакыт барып кайтырга уйлый. Экскурсовод шәһәрдәге Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында Смоленск тирәсендә барган канлы бәрелешләр турында сөйләп торганда, кызыгыз һәйкәл стенасында әтисенең исем-фамилиясен укыгач, үз күзләренә үзе ышанмый тора. Шул көнне хәбәрсез югалучыларның саны тагын бергә кими.
Фатих абый, вакытлыча дип киткән җирдән балаларыгыз 50 елдан соң туган якларына барысы да әйләнеп кайтты. Дөньяның әле теге, әле бу почмагында, сугыш афәтләрен онытып, кан коюлар булып тора. Таҗикстанда 1990 еллардагы канлы бәрелешләрдән качып, алар тынычлыкны Татарстанда таптылар. Рухыгыз борчылмасын, балаларыгыз, оныкларыгыз барысы да туган төбәктә хезмәт сөючән, абруйлы кешеләр булып яшиләр.
Фатих абый, авылдан сугышка 157 ир-егет киткәнсез. Әйләнеп кайтучылар бик аз. Кайтмый калган 101 авылдашыбыз арасыннан нәсел җепләре өзелгәннәр җитәрлек. Араларында яратырга, өйләнергә, балалар тудырырга өлгермәгәннәре бихисап. Ул яктан караганда, Сез бәхетле. "Кайтмый калганнар турында хәзерге буын нәрсә белә? Үлемебез юкка булмадымы?" - дип сорыйсыгыз киләдер. Кызганыч, тиешленең барысын да белмибез. Шулай булмаса, җирнең әле бер, әле икенче почмагында сугышлар кабынып тормас иде. Иң соңгысы бигрәк куркыныч һәм фаҗигале. Украинадагы фашистларның ил тоткасын кулга алырга теләүләре 1930 еллардагы Германияне хәтерләтә кебек. Сугыш чорындагы фронттагы һәм тылдагы батырлыкларны сурәтләгән әсәрләрне укып, картиналарны карап, фашизм нәрсә ул? - дигән сорауга җавапны күптөрле итеп әйтеп була. Фашизм - балаларның ятимлеге ("Бала" Әмирхан Еники), вакытсыз гомерләре өзелгән егетләр ("Шәмдәлләрдә генә утлар яна" Миргазиян Юныс), иртә олыгайган малайлар-кызлар ("Язгы кәрваннар" Аяз Гыйләҗев), әсирлек һәм немец солдатларының ерткычлыгы ("Моңлы бер җыр" Туфан Миңнуллин ). Фашизм - ул ачлык, ялангачлык, дәү әбием әйткәндәй, сөякләргә кадәр кереп өшәндерә торган суык. Сез шушы фашизм чирен туктата алуыгыз белән дә батыр. Мин Сезгә шуның өчен рәхмәт әйтәм.
Фатих абый, быелгы Җиңү юбилеенда катнашырга, кызганычка каршы, дары иснәгән бер генә ветераныбыз да калмады. Әмма сугышның нәрсә икәнен ачык белгән Сезнең балалар; бер мәртәбә дә әти сүзен әйтә алмаган, Сез киткәч туган малай-кызлар бүген оныкларына сугышның нәрсә икәнен аңлаталар әле.
Фатих абый, авыр туфрагың җиңел булсын. Тыныч йокла, орден-медальләр алырга өлгермәгән батыр. Бу хатымда "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас", - дип вәгъдә бирәм. Мин үзем белгәннәрне балаларыма, оныкларыма тапшырырмын. Җир йөзендә мондый сугышлар кабатланмасын өчен, үземнән торганның барысын да эшләрмен.
Нет комментариев