Россиядә Telegram һәм WhatsApp* аша шалтыратуларны өлешчә чикләделәр
Җинаятьчеләргә каршы тору максатыннан, Россиядә Telegram һәм WhatsApp* аша шалтыратуларны өлешчә чикләделәр
Бу хакта Роскомнадзорга сылтама белән РИА Новости яза.
«Җинаятьчеләргә каршы тору өчен, хокук саклау органнары материаллары нигезендә әлеге чит ил мессенджерларында шалтыратуларны өлешчә чикләү буенча чаралар күрелә. Аларның функционалына башка бернинди чикләүләре кертелми», — дип сөйләделәр анда.
Ведомство белешмәсе буенча, мошенниклар еш кына Telegram һәм WhatsApp* аша шалтырата. Җинаятьчеләр аларны алдау, акча урлау, диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен куллана.
Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте комитеты әгъзасы Антон Немкин әйтүенчә, бу чара телефон һәм интернет-мошенниклыктан саклану өчен кирәк, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев